Бәрәңге суты ашказаны өчен файдалы
Чи бәрәңге суты халык медицинасында ашказаны-эчәк авыруларын дәвалау өчен бик яхшы чара буларак тәкъдим ителә.
Бәрәңге суты гастрит, ашказаны җәрәхәте кебек проблемаларны хәл итәргә сәләтле.
Андагы С, В6 витаминнары, калий, магний һәм башка минераллар иммунитетны ныгыта, ашказанының лайлалы тышчасын төзәтергә ярдәм итә. Моннан тыш, бәрәңге ашкайнату сутының әчелеген киметә ала. Аның суты ашказаны тышчасында саклагыч элпә булып ята, ә бу, үз чиратында, авыртуны баса, ялкынсынуны киметә.
Бәрәңге сутын ничек әзерләргә?
Чиста һәм сәламәт бүлбеләрне яхшы итеп юарга, кабыгын әрчергә һәм блендер, кыргыч яисә сутсыккыч аша чыгарып саркытырга. Бу сутны шул килеш тә кулланырга, алма, кишер сутларына кушып та эчәргә була. Бал өстәргә дә мөмкин.
Әлеге эчемлекне көнгә 2-3 тапкыр ашар алдыннан кулланырга киңәш ителә. Бик кечкенә порциядән - башта бер йотым, икенче көнне ике йотымнан башлагыз һәм организмыгызны күзәтегез. Уңай реакция булганда гына дәвам итегез.
Табиб киңәше таләп ителә.
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев