Балыкчылар өчен бик мөһим гап-гади кагыйдәләр
Кышкы вакытында балык торучыларга берничә киңәш тәкъдим итәбез
Бозның калынлыгын күз белән дә якынча билгеләргә була. Зәңгәрсу яшел төстәге боз нык санала. Аксыл булып торганы якынча ике тапкырга юкарак. Ә инде көрән, тонык ак яки саргылт төсләр булса, боз өстен читтән генә күзәтү яхшырак. Чын саннар теленә күчсәк, бозның ныклыгы аның өстендәге кешеләр саны белән билгеләнә, аерым кеше генә барганда аның калынлыгы 10-12 см булырга тиеш. Берничә кеше булса - 15-20 см. Иң куркынычы - кар астындагы боз, кар астында катмый торган агым булырга мөмкин.
Бик мөһим гап-гади кагыйдәләр
1. Бозның ныклыгын аяк белән тибеп тикшермиләр. Боз өстеннән елга аша бары тапталган сукмактан гына барыгыз. Берничә кеше барасыз икән, ике кеше арасы, ким дигәндә, 10 метр булсын.
2. Рюкзагыгыз булса, аны аркага кимичә, кулыгызда тотып барыгыз – боз ярыла башласа, читкә ыргытырга җайлырак булыр.
3. Боздан суга төшеп китсәң, нишләргә? Бик куркыныч булса да, паникага бирелмәскә, шул ук вакытта исегездә тотыгыз: кеше бозлы суда, күп дигәндә, 10-15 минут тора ала. Димәк, тиз арада акыл белән котылу чарасын табарга кирәк. кием эчендә барлыкка килгән һава мендәрчеге кешене су төбенә китүдән күпмедер вакыт саклый. Киемгә су сеңгәч, бу ярдәм юкка чыга һәм сезне аска тарта башлый.
4. Кулны ике якка җәяргә һәм тиз арада мөмкин булган авырлыклардан котылырга кирәк. Бик еракта булса да, кеше барлыгын белсәгез, ярдәмгә чакырыгыз, боз өстеннән тавыш ерак араларга барып җитә. Башыгызны суда чылатмаска тырышыгыз. Ничек кенә булса да, гәүдәнең күбрәк өлешен судан чыгарырга тырышыгыз. Кискен хәрәкәтләр ясамагыз, боз тагын ватылыр. Тәрәзә төбенә сикереп утыргандагы кебек, судан этелеп чыгарга тырышып карагыз. Каты боз өслегенә чыгасыз икән, аягүрә басмагыз, шуышып яки мүкәйләп барыгыз. Иң яхшысы – үзегез килгән якка кире бару, сез инде ул урында бозның ныклыгын беләсез. Шуны истә тотыгыз, боз ярга таба ныграк була.
Кемне дә булса коткарырга туры килсә, аның янына бик якын килмичә таяк, бау, шарф сузыгыз. Батучыны коткарырга барганда, аяк-кулларны ике якка җәеп шуышырга кирәк. Ул аны эләктерә алса, сез аны тартып алачаксыз. Үз-үзеңне коткарасыңмы, башка кешегә ярдәм итәсеңме, башта «ашыгыч ярдәм» хезмәтенә шалтыратыгыз. Салкын су кеше сәламәтлегенә бик куркыныч. Тиз арада юеш киемне салдырырга, алмаш кием булмаса, сыгып кидертергә кирәк. Спиртлы эчемлек эчертмәгез, нәтиҗәсе бик начар булырга мөмкин. Аракы бар икән, иң яхшысы - шуның белән кешенең тәнен ышку.
Чыганак
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев