Балаларны иминлек турында кисәтү – ата-ана бурычы
Яңа уку елы башлану – бала белән куркынычсызлык турында тагын бер кат сөйләшү өчен форсат.
Балалар белән даими рәвештә куркынычсызлык турында сөйләшеп тору зарур, яңа уку елы башлангач, бигрәк тә. Аларга үзләре генә өйдә булганда ишекне бикләп тотарга кирәклеген аңлатырга кирәк. Үзләрен хат ташучы, полиция хезмәткәре, сантехник, электрик дип таныштырган кешеләргә, ничек кенә үгетләсәләр дә, ишек ачарга ярамый.
Түбәндәге киңәшләрне балаларга аңлатырга кирәк:
- таныш булмаган кешеләргә ишек ачарга ярамый;
- ничек кенә үгетләсәләр дә, әллә ниләр вәгъдә итсәләр дә, таныш булмаган кешегә ияреп китәргә ярамый;
- таныш булмаган кешенең машинасына утырырга ярамый;
- караңгы төшкәч, урамда уйнарга ярамый;
- таныш булмаган кешеләр белән подъездга һәм лифтка керергә ярамый;
Бала шуны яхшы белергә тиеш: таныш булмаган кеше – бала үзе белми торган кеше.
Таныш булмаган кеше балага исеме белән дәшәргә, әнисе үтенече белән килүен әйтергә, мультфильм карарга чакырырга яки конфет тәкъдим итәргә мөмкин. Бала бу кеше белән таныш булмаса, барлык тәкъдимнәрдән дә баш тартырга, куркыныч янаганда: “Мин аны белмим!” – дип кычкырырга тиеш.
Ата-ана баласына шуны төшендерергә бурычлы: нинди генә хәлләрдә дә әти-әнисе мәктәпкә, өйгә яки ишегалдына баланы алырга таныш түгел кешене җибәрми. Әгәр таныш түгел кеше балага шундый тәкъдим белән килсә, кешеләр аеруча күп булган урынга таба йөгерергә, әти-әнигә шалтыратырга яки полиция хезмәткәренә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Яшүсмерләр түбәндәге киңәшләргә колак салырга тиеш:
- өйдән киткәндә, кая барганны әйтеп йөрергә һәм, зарурлык туганда, аның белән ничек элемтәгә кереп булуын әйтергә кирәк;
- очраклы танышулардан саклану, таныш булмаган компанияләргә чакырудан баш тарту зарур;
- өйгә кайчан кайтачакларын хәбәр итәргә кирәк.
Баланың кем белән аралашуын һәм кая баруын контрольдә тоту зарур. Баланың шик уята торган әдәбият һәм видеолар кулланмавын карагыз. Баланың интернет аша аралашуын контрольгә алыгыз һәм чикләгез.
Балаларның кичен һәм төнлә урамда үзләре генә йөрүенә юл куймагыз.
Бала урамга чыгып китәр алдыннан, аның юлда йөрү кагыйдәләрен катгый үтәргә тиешлеген исенә төшерегез:
- юлны, светофорның яшел уты янганда гына, җәяүлеләр кичүе аша гына чыгу зарур, ә көйләнми торган юл чатында – тротуар линиясе һәм юл чите буенча гына, юл аша чыгуның куркынычсыз булуына инангач кына (автомобильләр туктап, җәяүлене уздырганда гына);
- машина юлына юлны каплап торучы предметлар артыннан йөгереп чыгарга ярамый (туктап торучы автомобильләр, куаклар һәм башкалар);
- юл янында уйнарга ярамый;
- җәмәгать транспорты артына тотынган хәлдә йөрергә ярамый;
- җәмәгать транспортыннан чыккач, машина юлына ул кузгалып киткәч кенә чыгарга кирәк;
- киемдә яки рюкзакта яктылык кайтаручы элементлы предметлар булырга тиеш.
Ашыгыч ярдәм телефон номерлары язылган кәгазь өйдә бала күрерлек урында торсын.
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев