Балалар торакка хокуклы
Баулы шәһәр прокуратурасы ана (гаилә) капиталына дәүләт сертификатын гамәлгә ашырганда бюджет чараларын бирү һәм куллануны регламентлаучы закончалык үтәлешен тикшергән. Бу хакта “Хезмәткә дан” газетасына прокурор ярдәмчесе Светлана Сәхипгәрәева хәбәр итте.
Тикшерү барышында ачыкланганча, 2018 елда, икенче баласы тугач, баулылыга ана (гаилә) капиталына дәүләт сертификаты бирелгән. Шуннан соң ул торак йорт сатып алуга банк белән кредит килешүе төзегән. Хатын-кыз һәм аның тормыш иптәше алты ай эчендә торак йортны сертификат алучы кеше, тормыш иптәше һәм балалар белән өлешле уртак милек (өлеш гаиләдәге һәр балага, ир белән хатынга да килешү буенча бүленә) итеп теркәү турында нотариуста расланган йөкләмә рәсмиләштергән. Ләкин сатып алынган торак уртак милек итеп рәсмиләштерелмәгән.
Балигъ булмаганнарның торакка хокукларын яклау максатыннан, Баулы шәһәр прокуратурасы ана (гаилә) капиталы акчаларына сатып алынган торакка өлешле уртак милекчелек хокукында балаларның өлешләрен билгеләү турындагы таләп белән судка гариза юллаган. Шушы көннәрдә шундый тагын биш дәгъва гаризасы судка җибәрелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев