Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балага 1,5 яшь тулганчы эшкә чыгучы хатын-кызларга пособие түләү туктатылмый

2024 елның 1 гыйнварыннан әни кеше баласына 1,5 яшь тулганчы эшкә чыкса, бала караган өчен түләнә торган айлык пособие хокукы сакланып кала. Бу хакта Дәүләт Думасы сайтында хәбәр ителә.

Декреттан чыгып, тулы көн эшләгән очракта да, айлык пособие хезмәт хакы белән бергә түләнәчәк.

Пособие күләме узган 2 ел өчен уртача хезмәт хакының 40 процентын тәшкил итә. Әгәр хисап чорында больничныйлар, йөклелек һәм бала табу, бала карау буенча яллар, уртача хезмәт хакы сакланган эшсез чорлар булып, алар өчен иминият взнослары түләнгән икән – бу көннәр саналмый.

2024 елның 1 февраленнән индексация ясаганнан соң, пособиенең минималь күләме – 9 227,24 сум.

 

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев