Бакчаларда җиләк өлгерде
Бакча җиләкләре өлгергән вакыт. Кышкылыкка җиләкне төрлечә әзерлибез, ә алар арасында кайнатма аеруча уңайлысы.
Җиләкләрне җыю белән юарга һәм төпләреннән чистартырга кирәк. Кайнатма өчен 1:1 исәбеннән җиләк һәм шикәр комы, ярты стакан су алына. Җиләк бик баллы һәм өлгергән булса, шикәрне азрак та салырга мөмкин.
.jpg)
Җиләкләрне шикәр комының яртысы һәм суны салып болгатып, берәр сәгатькә калдырабыз. Җиләкнең дә үз согы чыга башлый. Сак кына болгата- болгата 5-7 минут тирәсе кайнатабыз, күбеген җыябыз. Уттан алып бераз суынгач, калган шикәр комын кушып тагын биш минут чамасы кайнатып алабыз. Варенье үтәкүренмәле була. Аны стерильләштергән банкаларга салабыз.
Фото: Индира Сәйфуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев