Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Бакчагызда рәваҗ бармы?

Рәваҗ (ревень) – витаминнарга бик бай үсемлек. Ул салкынга чыдам, кояшлы һәм күләгә урында да үсә алучы, дым яратучан. Аны үстерү артык чыгым да, тырышлык та таләп итми.

Рәваҗ бер утырткан урында ун-унбиш ел үсә ала. Ул черемә керткән, дымлы урында яхшы уңыш бирә.

Җәй коры килгәндә, аңа җитәрлек су сибәргә кирәк. Шулай эшләгәндә аның сабаклары сусыл, эре һәм бик әчкелтем булмый.

Рәваҗнең сабакларын һәм яфракларын кулланалар. Әлеге үсемлектән кесәл, компот, кайнатмалар, куас һәм пирог эчлекләре әзерләргә була.

Фото: автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев