Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Бәйрәмнәр имин үтсен

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан коммуналь һәм авария хезмәтләре эше турында мәгълүмат бирәбез.

Торак-коммуналь хуҗалыгы һәм каты көнкүреш калдыкларын чыгару: торак-коммуналь хуҗалыгы авария бригадасы тулы әзерлек режимында эшли. Телефоннар: 8 (85569) 5-67-20 (АДС), 8 (85569) 5-17-23 (ЕДДС), 8 (85569) 6-21-02 (Водоканал).

Төбәк операторы хезмәткәрләре 2025 елның 31 декабренә кадәр эшли, бәйрәм көннәрендә каты көнкүреш калдыкларын вакытында алып китүне тәэмин итү өчен, 2026 елның 1 гыйнварыннан 12 сәгатьтән эшли башлый. Шәхси автомобильләрне чүп җыю мәйданчыклары янына куймау сорала.

Юл хезмәтләре: урамнарны һәм ишегалларын кардан арындыру, юлларны боздан эшкәртү тәүлек буена башкарыла. Шәхси автомобильләрне кар эттерү техникасына комачау тудырырлык итеп куярга ярамый.

Янгын куркынычсызлыгы: Яңа ел бәйрәмнәре – фейерверклар, гирляндалар һәм электр челтәренә югары йөкләнеш вакыты. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәгез, эшли торган гирляндаларны һәм электр приборларын күзәтүсез калдырмагыз.

Медицина: бәйрәм көннәрендә район хастаханәсе көчәйтелгән режимда тәүлек буе эшли.

Ашыгыч хезмәтләр телефоннары: 101 – янгын сагы, 102 – полиция, 103 – ашыгыч медицина ярдәме, 104 – газ хезмәте, 112 – ашыгыч хезмәтләрне чакыру бердәм номеры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев