Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Бәйрәмнәр белән, баулылар!

Сезне ихлас күңелдән 2026 ел белән котлыйм!

Яңа ел алды – бәхет һәм могҗиза, яхшы якка үзгәрешләр көтү вакыты ул. Шулай ук, узып баручы елга йомгак ясап, киләчәккә планнар кору чоры да.
Узып баручы ел җиңелләрдән булмады. Шулай да ул киеренке һәм нәтиҗәле эш, мөһим вакыйгалар, игелекле гамәлләр һәм уйланылган карарларга бай булды. Бу елга нәтиҗә ясап, мин сезгә чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм! Безнең район сезнең тырыш, үҗәт һәм үз эшегезнең остасы булуы аркасында уңышларга иреште.
Быел районыбыз 95 еллыгын билгеләп үтә.  Менә инде бер гасырга якын ул бай, якты һәм кызыклы тормыш белән яши. Без казанышларыбыз, гореф-гадәтләребез һәм, әлбәттә инде, хезмәт сөючән, талантлы һәм игелекле кешеләребез белән горурланабыз. Сезнең хезмәт сөючән һәм туган якка тугры булуыгыз ярдәме белән, без киләчәккә ышаныч белән карыйбыз, алда безне яңа уңышлар һәм казанышлар көткәнен беләбез.
Махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчыларның гаиләләренә аеруча зур рәхмәтемне белдерәм. Аларга ныклы сәламәтлек, киләчәккә ышаныч һәм өмет телим. Һәр солдат якыннарының күңел җылысын, җиңү белән кайтуын түземсезлек белән көтүләрен тоеп торсын иде.
Хәрби хезмәткәрләребезгә ярдәм итүдән читтә калмаган һәркемгә – волонтёрларга, оешма-предприятиеләр җитәкчеләренә һәм хезмәткәрләренә, шулай ук үз иленең мәнфәгатьләрен яклаучыларга теләктәшлек күрсәткән кешеләргә – тирән рәхмәтемне белдерәм.
Кадерле баулылылар, киләсе елда һәр йортка тынычлык, муллык һәм иминлек килсен, барлык изге теләкләрегез һәм өметләрегез тормышка ашсын! Чын күңелдән сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, ышанычлы дуслар ярдәмен, туганнар кайгыртуын телим! Яңа 2026 ел котлы булсын!


Ильяс Гозәеров,
Баулы районы башлыгы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев