Бәйрәм көннәрендә Баулы хастаханәнең эш көннәре
Бәйрәм чорында мөрәҗәгать итүчеләрне дежур табиблар кабул итәчәк.
2023 елның 3 һәм 6 гыйнварында поликлиникада дежур торучы участок терапевтлары, гомуми практика табиблары, педиатрлар, хирург, стоматолог кабул итәчәк. Шулай ук бу көннәрдә пациентларга ташламалы рецептлар язу, өйгә табиб чакырту, үлем турында белешмә бирү, эшкә яраксызлык кәгазе ачу да мөмкин булачак.
Кичектергесез һәм ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен, стационарның кабул итү бүлеге тәүлек әйләнәсе эшли. Стационар ярдәм штат режимында күрсәтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев