Авылда бизнесларын үстерәчәкләр
Өч баулылы “Агростартап” программасы буенча үз бизнес-проектларын гамәлгә ашыру өчен грантлар отканнар.
Конкурста Баулыдан барлыгы алты кеше катнашкан. Аларның өчесе, тиешле күләмдә балл җыеп, конкурс сайлап алуында җиңүче булган. Крестьян (фермер) хуҗалыкларын булдыру һәм үстерү проектларын гамәлгә ашыру өчен, Ильяс Таһирҗанов (сөт җитештерү юнәлеше, 40 сыер асрауга исәпләнгән), Альфред Мөхәммәдов (умартачылык юнәлеше буенча, 140 умартага), Рита Овеян (2,6 гектар мәйданда җиләк-җимеш культуралары үстерү буенча) грантлар алачаклар.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев