Баулы районы авылларында мәдәният йортлары яңартыла
Татарстан мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов Баулы районына эш сәфәренә килде. Ул Исергәп һәм Уба авыллары мәдәният йортларын карады.
Иң элек, Ленар Хәкимҗанов Исергәп авылы мәдәният йортына барды. Бу мәдәни объектта агымдагы елның февраленнән бирле капиталь ремонт бара. Бинада планлаштырылган эшләрнең 80 процентка якыны башкарылган: тәрәзәләр алыштырылган, инженерлык челтәрләре һәм мәдәният йортына керү юлы ремонтланган. Буяу һәм сылау эшләре генә калып бара, соңрак җиһаз һәм артистлар өчен костюмнар алыначак.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: Исергәптә мәдәният йорты тулысынча үзгәрәчәк. Тамаша залы киңәйтелгән һәм аның гардеробы да булачак. Икенче катта балалар өчен түгәрәкләр эшләячәк, ә беренче катта китапханә һәм гримерка уранашачак. Авыл советы да бинаның икенче катында булачак. Ремонт эшләрен агымдагы елның 15 декабренә тәмамлау планлаштырыла.
Уба авылы мәдәният йортын да зур үзгәрешләр көтә. Бина узган гасырның 60нчы елларында төзелгән. Бу вакыт эчендә ул шулкадәр тузган, аны сүтеп, киләчәктә яңа мәдәни объект төзү күздә тотыла. Ә әлегә барлык чаралар иске бинада үткәрелә. Балалар өчен викториналар һәм конкурслар уздырыла, китапханә дә биредә. Мәдәният йорты җитәкчесе Юлия Гәрәйшина сүзләренә караганда, ял көннәрендә биредә 20дән артык бала-чага җыела. Алар барысы да Убада яши, күрше Октябрьский шәһәрендә укый. Уба авылында барлыгы 284 кеше исәпләнә. Авылда яңа мәдәният йорты төзелешен киләсе елның апрелендә башлау планлаштырыла.
Фото: Эльмира Кузнецова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев