Авыл җире – җан рәхәте
Чиксез мөмкинлекләре белән кызыктырган, шау-шулы шәһәр тормышын үз итмичә, тыныч кына авыл җирен сайлаучылар шактый. Потап-Томбарлы авылында мәдәният йорты директоры булып эшләүче Наталья Зарипова – шундый кешеләрнең берсе.
Авылда уңайлырак
Наталья Зарипова Ташкент шәһәрендә туып-үсә. Кызга 14 яшь тулгач, гаилә аның бабасының туган ягына – Баулы районына кайтырга була. Башта алар Баулыда яшиләр, аннары Потап-Томбарлы авылына күченәләр. Наталья Николаевнаның әти-әнисе “Берёзовский” совхозында эшли башлый. Биредә, шәһәр ыгы-зыгысыннан читтә, өй салып керәләр һәм язмышларын авыл җире белән бәйләргә карар итәләр. Балалары җирле мәктәптә белем ала.
Мәктәпне тәмамлагач, Наталья, берничә ел Бөгелмәдә педагогия юнәлешендә укып, үзенең беренче һөнәри белемен ала. Ләкин шәһәрдә калырга теләми – туган авылына кайтып, башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли башлый. Бер елдан соң ул мәдәният йортына күчә, анда балаларга хореография укыта башлый, соңрак сәнгать җитәкчесе була. 2018 елдан Наталья Николаевна – Потап-Томбарлы мәдәният йорты директоры. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: ул шулай ук Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятендә өстәмә белем алган, анда режиссёр һөнәрен үзләштергән.
– Мин шундый кеше: мин зур шәһәрдә дә, кечерәктә дә җайлаша алам, ләкин авылда уңайлырак. Кайсы да булса шәһәрдә яшәргә калу уе беркайчан да булмады. Укып бетерәм дә туган якларыма кайтам, дип яшәдем. Мәктәптә эшләячәгемне белә идем, – ди Наталья Николаевна.
Язмабыз герое заманында Потап-Томбарлы мәдәният йортында эшләгән талантлы кешеләр турында горурланып сөйли. Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта учреждениегә белгечләр җитми.
– Михаил Кузьмич Максюткин баянчы иде, тик ул пенсиядә. Шулай ук бик талантлы Илфат Галимҗанов Себергә китте. Аннары Илшат бар иде, хәзер ул Казанда Илсөя Бәдретдинова төркемендә эшли. Гомумән, бөтен талантлы кешеләр китә тора, ә башкалар, аеруча яшьләр авылда яшәргә һәм эшләргә бик атлыгып тормыйлар, – дип билгеләп үтте Наталья Зарипова.
Мәдәният йорты директоры профильле белемнәре булмаган яшьләрнең дә кандидатураларын карарга әзер булуын әйтте. Чөнки алар өчен Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятендә өч еллык читтән торып уку мөмкинлеге каралган.
– Иң мөһиме, кеше талантлы һәм начар гадәтләрсез булсын. Бүгенге көндә безгә халык театры режиссёры, хормейстер, хореограф кирәк. Баянчыны табу да зур проблема. Без үзебезнең коллективка яшь белгечләрне бик теләп кабул итәр идек. Без әле өметне өзмибез, яшьләрнең мәдәният йортына эшкә килүен көтәбез, – ди Наталья Николаевна.
Һәркем үз юлын үзе сайлый
Язмабыз герое мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклауга һәм үстерүгә зур өлеш кертә. Мәдәният учреждениесе коллективы концертлар һәм күчмә чаралар оештыра, шулай ук район фестивальләрендә катнаша.
– Без, нигездә, чуваш телендә җырлыйбыз, шулай ук рус җырларын да башкарабыз, – ди Наталья Зарипова. – Шулай да без чуваш халык җырларына һәм фольклорга зур игътибар бирәбез. Мәдәни тормышка укучыларны да җәлеп итәргә тырышабыз, балалар өчен махсус коллектив бар. Моннан тыш, без чуваш мәдәниятенең Уяв район бәйрәмен дә яңарттык. Шулай ук, мәдәният һәм традицияләрне саклау өчен, ел саен район күләмендә чәй фестивале оештырабыз. Гадәттә, бу бәйрәм декабрьдә уза. Аңа төрле милләт вәкилләре килә: татарлар, руслар, удмуртлар. Катнашучылар үзләренең чәй традицияләрен тәкъдим итәләр, чәй пешерү серләре белән уртаклашалар. Ел саен без яңа һәм кызыклы мәгълүмат алабыз. Быелгы бәйрәмдә гаилә командалары катнашачак.
Наталья Николаевна фикеренчә, һәр гаиләдә балаларда тарих һәм ата-бабалар тормышы белән кызыксыну уятырга кирәк.
– Элек ничек иде? Әби-бабайлар еш кына җыелышып, җырлап-биеп, төрле милли уеннар уйнап, рәхәтләнеп аралашып утыра иде. Минемчә, элек күңеллерәк иде, – ди язмабыз герое. – Хәзерге заман балалары да уйнарга ярата анысы, халык уеннарын аеруча үз итәләр. Үзләре үк сорыйлар – әйдәгез тагын уйныйк әле дип. Элек бит әби-бабайларның кәрәзле телефоннары булмаган, шулай да алар бик зирәк иделәр. Аларның шулкадәрле дөрес сүзләр сөйләгәннәрен яши-яши генә аңлыйсың. Әби-бабайларым исән чагында күбрәк сөйләтәсем калган, дип үкенәм хәзер. Кызганыч, бу хакта элегрәк уйланмаганмын.
Наталья Николаевна сүзләренчә, авыл җирендә дә күңелеңә ятышлы шөгыль табарга мөмкин. Иң мөһиме – теләк булсын.
– Менә минем күршем нефтьче булып эшли, шул ук вакытта умарталар да карый, бал сата. Бөтен күрше-күлән балны аңардан ала, бик әйбәт балы. Кемдер мөгезле эре терлек асрый, ит һәм сөт продукциясе сата, – ди Наталья Зарипова. – Яши-яши шуны аңладым: авыл тормышын сайлап, дөрес эшләгәнмен. Шәп бит: өеңнән чыгуга – саф һава, шау-шулы күршеләр юк. Авылда бит үзеңә үзең хуҗа, биредә ыгы-зыгы юк, тыныч. Суны гына алсак та, бераз катырак булса да, зур шәһәрләргә караганда чистарак, хлоры юк. Җан рәхәте бит! Менә мин үзем, яшь барган саен, бакча эшләрен да ярата башладым. Организмга бик яхшы физик йөкләнеш, фитнес бит ул.
Билгеле, һәркем үз юлын үзе сайлый. Мәсәлән, Наталья Николаевнаның кызы шәһәрдә калган.
– Кызым кечкенәдән бию белән мавыкты, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятен тәмамлады. Аннары Казанда институтта хореографка укыды, хәзер Яр Чаллы шәһәрендә яши, “Болгарлар” бию театрында эшли, – дип сөйләде Наталья Зарипова. – Кызым еш кайтмый, шуңа күрә үзем аның янына барырга тырышам. Күптән түгел сезон ачылышында булдым. Киләсе ел – юбилей елы, Татарстан һәм Россия шәһәрләре буйлап гастрольләре башланачак. Ул чакта телефон аша аралашырбыз, мөгаен. Яшермим: кызым 9нчы сыйныфтан соң еракка киткәндә борчылдым – бөтен әни дә шулайдыр инде. Ул акыллы һәм аңа карата кисәтүләр беркайчан да булмады. Башта кызыма авыррак иде, еш кайтты, ә аннары ул үсеп җитте, мөстәкыйль тормышка ияләште. Шәһәрдә калды, һәм мин аның бу карарын хөрмәт итәм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев