Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әниләрнең җылы кочагы

Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Россиядә Әниләр көне билгеләп үтелә

Әни! Әнкәй! Инәй! Күпме наз, күпме җылылык, күпме мәгънә салынган әлеге сихри сүзләргә! Әниләрнең кадерен яши-яши ныграк төшенәсең. Райондашларыбыз газиз кешеләре турында бәян итә, истәлекләре белән уртаклаша. 
Ләйсәнә Таһирова, Салих авылы:


– Минем әнием Әнисә Кадырова, әтием Мәдехәт белән 52 елдан артык бергә гомер итеп, ике ул, бер кыз тәрбияләп үстерделәр. Әтиебез бер ел элек вафат булды. Бүгенге көндә әниебезнең (без аны инәй дип йөртәбез) 5 оныгы, бер оныкчыгы бар. Бик акыллы, тырыш, эш сөючән ул. Без үскәндә, инәйнең бер генә дә эшсез торганын хәтерләмим. Эштән кайтуына мал-туар көтеп тора. Аннары ул аш-суга бик оста иде. Тәмле-тәмле ризыклар пешереп, безне сыйлый иде. Камыр ризыкларын аеруча тәмле пешерә иде. Аның кичләре кул эшләре белән үтә иде. Матур шапкалар, свитерлар бәйли иде. Гетрылар модага кергән чакта аларның ниндиләрен генә бәйләп кигермәде инәй миңа. Ул безне эш сөючән, тәртипле итеп тәрбияләде. Мине бәйләргә, чигәргә өйрәтте.
Әле инәй авырый, бер күзе бөтенләй күрми, йөрүе дә әкрен генә. Кайчак әйтеп куя: “Эх, кая икән минем эшли ала торган, шәп чакларым”, – дип. Аның гомере хезмәттә узды: фермада савымчы, ферма мөдире булып та эшләде, китапханәче, сатучы, хат ташучы хезмәтендә дә булды. Кайда гына эшләсә дә, үзенең эшен яратып башкарган ул. Китапханәдә эшләгәндә, горур йөрәкле кыз авылның данын күтәрүгә зур өлеш керткән. Аның җитәкчелегендә эшләгән яшьләр төрле авылларга спектакльләр белән дә барганнар. Инәй район советына депутат итеп тә билгеләнде, авыл советына 4 тапкыр сайланды. Лаеклы ялда ветераннар советы рәисе булды. Бүгенге көндә китапханәдә аның эшен мин дәвам итәм. 

Римма Яруллина, Баулы шәһәре:


– Аллага шөкер, минем әнием исән-сау! Авылда, гомер иткән нигезендә, безнең туган йортыбызның утын сүндермичә яши! Үзебезгә яшәргә чакырсак та, әлегә кузгалмый. “Алдагысын бер Алла белә, әле үз көнемне үзем күрә алам, өемне бикләмим,” – ди. Инәем Шәмсия Мотыйгулла кызы, күп балалы гаиләдә үскән. Тормышка чыгып, өч бала табып, әтиебез белән тырышып дөнья көттеләр. Тормыш булгач, ачысы да, төчесе дә күп булды инде әниемнең, бала кайгысы күрде. Алладан сабырлыклар сорый-сорый, күзендә яше кипмәсә дә, гамьсез түгел аның көнкүреше! Аллага шөкер! Без кайтуга тәмле ашларын пешереп көтеп ала, барлык эшне дә үзе эшләргә тырыша.
Акыллы, сабыр, матур әнием минем! Озын гомерле булсаң иде! Сәламәтлегең белән яшә, кадерле инәем!
Безнең инәебез кызык, җор сүзле. Кызык сүз әйтеп, безне рәхәтләндереп көлдерә, элекке заманнарны сөйләп, авылның шәп вакытларын искә төшерә. “Без әле авылның шәплекләре!” – дип, күрше әбиләрнең дә күңелен күтәрә. Мин авылым кешеләре турында истәлекләр яза башлагач, инәем, көн саен дәфтәрен тотып, авылдашлардан сорашып, мәгълүмат җыеп та йөрде әле! Үзе көлә, корреспондент кебек йөрим, әле каләм, дәфтәр тотып, ди. Кич белән әнигә шалтыратып, кемнәр турында яза башлаячагымны әйтәм, икенче көнне кичкә мәгълүмат әзер әниемнең. Энәдән-җепкә сөйләп бирә – сорашкан, белешкән, язган! 
  Әниләр турында күп язылган, әле тагын да күбрәк язылыр,  язып булыр... Һәркемнең дә әнисе үзенә кадерле, сөекле, бердәнбер! Безгә исә, әниләребезне сөендереп, борчымыйча яшәргә язсын! 

Эльвира Әхмәтҗанова, Татар Томбарлысы авылы:


– Әни – бик тә кадерле, йөрәккә якын, иң-иң изге җан иясе ул. Әнине беркем дә алыштыра да, ул биргән җылылыкны бирә дә алмый. Әниләргә генә хас сыйфатлар бик тә үзенчәлекле. Әниләр исән булганда, ничә яшьтә булуга карамастан, без бала булып калабыз. Аллага мең шөкер, минем әнием Рәмзия Газизова исән-сау. Туган нигездә аның белән кара-каршы утырып чәй эчү, серләшү – үзе зур бәхет!
Балачак хатирәләренә килгәндә, миңа әниемнең, ашыгып эштән кайтып, мич ягып җибәрүе искә төшә. Без, балалар, юрган астыннан башны гына чыгарып, өй җылынганын көтәбез. Шул арада әни ипи баса, ачы камырдан без мәктәпкә киткәнче, хуш исле, тәмле көлчәләр өлгертә. Ул көлчәләрнең, мичтә пешкән ипиләрнең тәме, исе әле дә күңелләрдә саклана.
Саф күңелле, олы йөрәкле әниләребезгә кояш гомере телисем килә. Исән-сау чакта, әниләрне хөрмәтләп, яратып, кадерләп яшик.

Ләйсән Галимова:


– Әнием Гүзәлия Мөхәммәтгали кызы Вәлиәхмәтова Ютазы районы Акбаш авылында туып үскән. Элек бу авыл Баулы районына кергән. Үземне белә белгәннән бирле, әни миңа дус кызым кебек. Әле дә ул минем сердәшчем: бары ул гына мине аңлый, юата ала. Минем әнием бик хезмәт сөючән. Әле дә истә: мин кечкенә чакта, почта эшеннән кайта да өйдәге икенче смена эшкә тотына – бакча, абзар тулы мал-туар, кош-корт. Ә алар исәпсез күп иде. Каян гына барысына да җитешкән ул. Әле бит аш-суга да өлгерә: тәмледән-тәмле ашлар, өчпомаклар, мантылар, бәлешләр пешерә! Аллага шөкер, әниебез әле дә безне тәмле сый-нигъмәтләре белән каршы ала. Әтием белән әнием өч бала тәрбияләп үстерделәр. Җиде оныклары өчен алар яраткан әби-бабай.
Бала чагым хатирәсе: кыш, миңа тугыз яшь, әнием мине төне буе үзенең куенында җылытып чыкты. Әтиемнең энем белән ай буе хастаханәдә яткан чагы. Өйне мичкә утын ягып җылытасы. Юеш утын тиз генә янып китми, өй җылынмый. Эштән кайткач, әни ярты төнгә кадәр мичне кабызып җибәрә алмый интекте. Ике кат юрган ябынып, әнием белән кочаклашып йокларга яттык. Ничә генә яшьтә булсак та, әни кочагыннан да җылысы, назлысы юк. Әле хәзер дә, үзем дүрт бала әнисе булсам да, аның кочагына сыенырга, аның йөрәк җылысын тоярга яратам. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев