Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әниләр көнендә зур концерт

Иң матур һәм җылы бәйрәм – әниләр көненә багышланган чаралар шәһәр һәм авылларда зур колач белән үтте. Әниләргә дан җырланды, әниләр зурланды һәм искә алынды. Шундый матур датага багышланган концерт Исергәп авылы мәдәният йортында да оештырылды.

Тамашачыларны сәхнәдән иң беренче балалар бакчасыннан нәниләр һәм мәктәп укучылары сәламләде. Матур шигырьләр, җырлар яңгырады. Авыл җирлеге башлыгы Айдар Әһлиуллин да әниләрне котлады. Авыл җирендә яшәүче күп балалы әниләр сәхнәгә чакырылды һәм бәйрәм уңаеннан аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Алар арасында сигез бала тәрбияләүче Гөлнара Хәбибуллина да бар иде. Бу көнне дүртәр балалы әниләр Эльмира Мирсаянова, Илмира Мукминова да сәхнә түренә чакырылдылар.
Бәйрәм сәхнәсендә концерт программасын Баулының Йолдыз Шакирова җитәкләгән “Асылъяр” ансамбле һәм үзешчән артистлары дәвам итте.

Фото: Исергәп авыл җирлеге
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев