Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Алоэның файдасы күп

Алоэ белән дәвалану ысулларын тәкъдим итәбез.

Пешүдән

Алоэ согына 1:1 күләмдә су кушыгыз. Шул сокка манчылган салфетканы пешкән урынга 5-10 минут куеп тотыгыз да, бераз тәнәфес ясаганнан соң, бу процедураны янә кабатлагыз. Шул рәвешле — бер куеп, бер алып, пешкән урынны бер сәгать дәвамында дәвалагыз. Яра көчлерәк булган саен, тәнәфесләр кыскарак булырга тиеш.


Ашказаны-эчәк авыруыннан

Ярты стакан вакланган алой яфрагына бер стакан шикәр комы яисә бал салып, караңгы урында өч көн тотыгыз. Шуннан соң әлеге катнашмага бер стакан яхшы сортлы кызыл шәраб кушып, тагын бер тәүлек тотыгыз. Төнәтмәне көнгә 2-3 тапкыр берәр аш кашыгы эчегез.
Бронхиттан
Бер өлеш вакланган алой яфрагына ике өлеш атланмай һәм ике өлеш бал салып болгатыгыз. Шул катнашманы биш минут кайнар мичтә тотыгыз. Барлыкка килгән төнәтмәне көнгә 3 тапкыр берәр чәй кашыгы сөт белән эчегез.

 

Чәч коелудан һәм кавыктан

Алоэ яфрагы согына 4:1 күләмендә медицина спирты кушыгыз. Барлыкка килгән төнәтмәне суыткычта тотыгыз. Һәм шуны көн аралаш баш тиресенә 2,5-3 ай дәвамында сөртегез.


Биттәге сыткыдан

Салфетканы алоэ яфрагы согына манчыгыз да битнең сыткылы урыннарына 30-40 минут куеп тотыгыз. Шул вакыт эчендә салфетка кипшермәсен өчен, аны юка катлам мамык белән тотарга кирәк. Процедураны 10 көн дәвамында көн саен, аннары 10 көн — көн аралаш, 10 көн атнага ике тапкыр ясарга кирәк. Дәвалау курсы — 30 көн.


Яшәрткеч битлек

Җыерчыклана башлаган биткә алоэ согы битлеге бик файдалы санала. Битлек өчен өйдә яисә даруханәдә ясалган сок кулланыгыз. Битлекне атнага өч тапкыр  15-20 минутка куеп тотыгыз. Дәвалау курсы — 20-25 процедура.

Фото Шедеврум нейрочелтәре тарафыннан барлыкка китерелгән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев