Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Аллаһы Тәгалә биргән һәрбер вакыт – хәерле

Баулы районы имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов газета укучылар сорауларына җавап бирә

“Хезмәткә дан” газетасы редакциясенә баулылардан дини юнәлештәге сораулар еш килә. Аларга җавап табу ниятеннән, Баулы районы имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитовка мөрәҗәгать иттек.
Гөлнара:
– Кәбисә елында өйләнешергә, никах укытырга ярамый диләр. Дини күзлектән караганда, бу дөресме?
– Дини күзлектән караганда, безнең вакытның, көннәрнең бозык булган вакыты бөтенләй юк. Гарәп кабиләләрендә сәфәр ае дигән бер ай булган. Алар, бу айны никахлашу өчен, ниндидер эш башлап җибәрү өчен, юлга чыгу өчен тыелган, бу айда эшеңне башлап җибәрсәң дә, эш уңышсыз була, дип яши торган булганнар. Ләкин пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә пәйгамбәрлек иңгәннән соң, бу ай турында, бу айның бер начарлыгы юк икәнлеге турында аның бик күп хәдисләре китерелә. Хәтта Аллаһы Тәгалә Коръәндә, менә шул сәфәр ае турында, гарәп кабиләләренең ниләр эшләгәнлекләре турында искә төшереп, бу гамәлләрнең имансызлык икәнлеген әйтә. Шуңа күрә Аллаһы Тәгаләнең безгә биргән һәрбер вакыты – хәерле. Аның икенче ягы да бар.  Әгәр кыз белән егет, бер-берсен табышып, гаилә корырга җыеналар икән, ислам күзлегеннән караганда, аларны мөмкин кадәр тизрәк никахлаштырырга кирәк. Чөнки гөнаһ дигән әйбер бар, шайтан вәсвәсәсе... Менә шул әйберләрдән сакланып торыр өчен, балаларыбыз чиста булган хәлендә гаилә корсыннар өчен, көненә, аена, елына карамыйча, аларны никахлаштыру күркәм булачак.
Әлфирә:
– Бер гаиләдә ире рус, хатыны татар, балалары рус исемендә. Уллары татар кызына өйләнергә җыена. Кызның әти-әнисе никах укытырга тели. Бу очракта рус егете белән никах укыламы? Никах укылганда, башка исем кушуын теләмиләр. Алтын урталыкны ничек табарга?
– Никах ул ниндидер рәсми әйбер генә түгел. Никахка мөселман кешесе ничек килергә тиеш? Бу – Аллаһы Тәгалә каршысында шартларны дөрес туры китереп, егет белән кызның гаилә корып яши башлаулары. Никахны мулланың дога укуы итеп кенә карарга ярамый. Никах шартларының берсе – яшьләр мөселман булырга тиеш. Әгәр дә кыз белән егет мөселман булмаса, аларга ниндидер исем кушып, никах уку да дөрес булмый. Чөнки аның шартлары туры килми. Никах дөрес булсын өчен, аның шартларын үтәү дә мәҗбүри. Ярар инде, егет белән кыз шулай телиләр, яки үзеңне юатыр өчен генә никах уку, шәригать күзлегеннән караганда, дөрес булмый, яшьләрнең болай яшәве зина, гөнаһ булып санала. Шуңа күрә, монда исем турында кайгыртырга кирәк түгел, егетнең исеме Иван булып калса да, “Лә Иллаһа ил Аллаһ Мөхәммәд Расулуллах” дигән сүзләрне әйтә торган булса, Аллаһы Тәгаләнең берлегенә һәм Мөхәммәт салләллаһу галәйһи вәсәлләм һәм аның соңгы пәйгамбәр икәнлеген кабул итәм дисә, Гайсә галәйһи вәсәлләмне Аллаһы түгел, ә аның пәйгамбәре итеп кабул итәм, дип әйтә торган булса, андый егеткә кызны  бирергә була. 
Фәридә:
– Танышымның ире рус, үзе татар. Ике динне дә хөрмәт итәбез диләр һәм мәчеткә дә, чиркәүгә дә парлашып йөриләр. Ничек була инде бу? 
– Дин – ниндидер гореф-гадәтләр генә түгел. Ул – ышану, кешенең иманы. Чын мөселман кешесе ышана: ислам дине ул – Аллаһы Тәгаләгә инану, аның пәйгамбәре Мөхәммәт салләллаһу галәйһи вәсәлләмгә ышану һәм аның безгә китергән Коръән китабына ияреп яшәү генә хак дип кабул ителә. Әгәр дә кеше динне аз гына булса да өйрәнеп караса, тегесе дә, монысы да хак була алмый. Без Татарстанда яшибез, безнең күршеләребез, хәтта туганнарыбыз арасында да христиан кешеләре бар икән, аларга карата, ягъни кешегә карата без хөрмәт  күрсәтәбез. Чөнки без барыбыз да Аллаһы Тәгаләнең бәндәләре. Ләкин дин мәсьәләсенә килгәндә аерым. Ислам дине килгәч, исламны кабул иткән кызларның никахлары хәтта юкка чыкты. Чөнки ирләре ислам динен кабул итмәгән. Шуңа күрә, ике диннең дә йолаларын үтәп йөрү дөрес булмый. Димәк, ул кеше дингә ниндидер мәдәни әйбергә караган кебек кенә карый. Ә кеше ислам диненең хаклыгына чын мәгънәсендә инана икән, ул вакытта теге якны да, бу якны да бәйрәм итеп, ул йолаларда катнашып йөрү, яшәү, ислам дине күзлегеннән караганда, хәтта христиан дине күзлегеннән караганда да, дөрес түгел. Хөрмәт итү – ул башка. Мөселманнар һәрвакыт әйтәбез, бүгенге көндә чын хак дин – ислам динебез. Ләкин диндә мәҗбүр итү юк. Кемдер икенче дин белән яши икән, ул аның үзенең теләге, үзенең сайлавы. Ләкин без үз динебезгә хак калырга тырышабыз.
Наилә:
– Мин өлкән яшьтә. Үзем үлгәч, мине ярмыйча гына күмсеннәр өчен, бүгенге  көндә нишли алам? Бабаем үлде, аны ярмыйча гына үз теләге белән күмә алдык. Мин дә үз гәүдәмне кискәләүләрен теләмим.
– Бу бик катлаулы мәсьәлә. Бүгенге көндә аның белән еш очрашабыз. Без дәүләттә яшибез, аның үз кануннары бар. Аларны бит юктан гына уйлап чыгармаганнар. Җинаятьләр булу сәбәпле, үлгән кешеләрне ярып, экспертиза уздыралар һәм үлү сәбәбен ачыклыйлар. Дәүләт кануннарын бозмаска тырышып, әгәр дә кеше авырый һәм өлкән яшьтә икән, авырган саен табибларга мөрәҗәгать итеп, кешенең авыру тарихын һәрвакыт теркәп барырга кирәк. Табиблар күзәтеп торган кеше үлеп киткән очракта, үлем сәбәбен белеп, диагнозын теркәп куйган булсалар, ярмыйча гына да җирләргә мөмкин була.
Җәмилә:
– Кеше үлгәч, өчесен, җидесен, кырыгын, 51 көнен, еллыгын үткәрәбез. Ә мин өлкән яшьтә, ялгызым, балаларым еракта. Шушы көннәрне үзем генә укып дога кылсам, кабул буламы? Аш уздыру мәҗбүриме?
– Үлгән кешенең өчесен, җидесен, кырыгын, еллыгын үткәрү – төрки  халыкларның гореф-гадәте. Аның буенча Коръәндә яки пәйгамбәрләребез хәдисләрендә бернинди дә хөкем-фәтва юк. Шуңа күрә, алар мәҗбүри түгел. Кеше үз иреге белән уздыра, Коръән укыта икән, туганнарны җыеп догалар кылдыра икән, бу – нур өстенә нур, изгелек өстенә изгелек була. Ләкин кеше моны эшләмәсә,
бигрәк тә эшли алмаса, аның гөнаһасы юк. Әгәр дә кеше үзе дога кыла ала икән, үзеңнең әтиең, балаларың өчен кулыңны күтәреп дога кылудан да хәерлерәк, яхшырак дога юк. Нинди генә укымышлы мулла яки абыстай дога кылса да, ул беркайчан да үзең үзеңнең туганнарың өчен кылган кебек итеп дога кыла алмый. Бу апага да җавабым шундый: әгәр дә үзе дога кылырлык дәрәҗәдә икән, шатлансын! Үзе дога кылып, Аллаһы Тәгаләдән сорый-сорый догалар кылсын, туганнары, якыннары, әти-әниләре өчен, иншаллаһ, Аллаһы Тәгалә кабуллардан кылсын. Борчылмасын, аның бер гөнаһасы, зарары булмый.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев