Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әлфия Воронцова: “Үзем туып-үскән урамны яратып җыештырам”

Ел әйләнәсе урамнар, күпкатлы йорт ишегаллары, балалар мәйданчыклары чиста булсын өчен, һәрвакыт тәртипкә салып торырга кирәк. Әлеге күзгә күренмәс авыр эш белән урам җыештыручылар шөгыльләнә. Кышкы чорда явып һәм өстәлеп торган карны чистарту да кайвакыт сынауга әверелә. Баулының Нефтепровод урамында яшәүчеләр урам җыештыручы Әлфия Воронцовага рәхмәтле.

Баулының Нефтепровод урамында яшәүче һәм шул урамны җыештырып торучы Әлфия Воронцова үзенең эшен егерме елдан артык яратып башкара. Җәй айларында эш коралы себерке булса, кыш көне аның кулыннан көрәк төшми.
– Үз эшем белән канәгать мин. Хезмәт хакын яхшы түлиләр. Безнең җитәкчебез дә җыештыручыларның эшен аңлый. Мин шушы урамда тудым, шушында гомер буе яшәдем, башка җиргә күчеп китәсе дә килми. Шәһәр үзәгенә күченеп, алты ай яшәдек тә, кире Нефтепровод урамына кайттык, – ди Әлфия Воронцова. –  Эш бик күп, кыш көне бигрәк тә. Бар урамнар кар белән тула. Кулымнан, көчемнән килгәнчә эшлим, беркем дә зарланмый кебек. Иртәнге сәгать җидедән эш башлыйм. Кар яуса, урамда көне буе булам. Өем якын гына, кереп-чыгып йөрергә җайлы. Эш катлаулы, ләкин инде мин аңа күнеккән.
– Ишегалдыбызның чисталыгы өчен Әлфия апага зур рәхмәтемне белдерәсем килә. Бу урамда унбиш ел яшибез, унбиш ел мин аның эшен генә күрәм. Биредә яшәүчеләрнең барысы да аның эшен хөрмәт итә. Без аңа һәрьяклап ярдәм итәргә дә тырышабыз, кышын кар көрәргә ярдәм итәбез. Ел дәвамында берничә зур өмә оештырабыз. Һәр яз саен барлык йортларда яшәүчеләр яфрак, чүп-чар җыюда, ишегалдын чистартуда ярдәм итә,– ди Нефтепровод урамында яшәүче, “Восход” территориаль җәмәгать үзидарәсе җитәкчесе Инга Әхмәтҗанова. – Бездә монда кышын, җәй, көз һәм язын да бик матур. “Безнең ишегалды” программасы буенча ишегалдына капиталь ремонт булганнан соң, территория, юллар матур итеп ясалды. Без кич саен урамга йөрергә чыгабыз. Кардан яхшы итеп чистартылган юлларда йөргәндә бик рәхәт. Мин Әлфия апага хезмәте өчен шәхсән рәхмәт белдерәм. Ул хәтта үзенә йөкләнмәгән эшләрне дә эшләп куя. Чөнки чын күңелдән, халык өчен эшли. Мәсәлән, балалар уен мәйданчыгындагы барлык элементларны да кардан чистартып куя. Хәтта спорт мәйданчыгындагы элементларга да керү өчен юллар ачык.
– Без бу урамга 1989 елда күченеп килдек. Шул вакыттан бирле монда яшибез, – ди Нефтепровод урамында яшәүче Надежда Белослудцева. – Әлфия бик уңган хезмәткәр. Иртән ишегалдына чыгасың, бөтен җирдә дә чиста. Иртәнге җидедә ул инде эш урынында була. Нефтепровод урамы – чиста, матур урам. Һәр яз саен шимбә өмәләренә чыгабыз. Йорт яннарын чистартабыз. Җәй көне өй янында чәчәкләр утыртабыз.
Нефтепровод урамында яшәүчеләр, Әлфия Ворнцованы үз итеп, Әлфия апабыз диеп кенә йөртәләр. Бераз сөйләшә торгач, Әлфия апа үзенең язмышын да кыскача сөйләп китте. Ә аның тормышы гади генә түгел икән. Ике оныгына әни дә, әби дә булган ул. Бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасындагы оныгын да борчылып көтә ул.
Бу хакта тулырак “Хезмәткә дан” газетасы битләреннән укырга мөмкин булачак. 
Фото: Индира Сәйфуллина
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев