Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Ачуыгызны эчкә йотыгыз...”

Без яхшылык эшләргә ашыгырга тиеш. Үзебезнең күңелебезне, калебебезне сафландырырга, яхшы сүзләр сөйләргә, гайбәткә кермәскә, ялганламаска тиеш.

Аллаһы Раббыбыз Коръән Кәримдә, “Әл-Гыймран” сүрәсенең 134нче аятендә: “Ачуыгызны эчкә алыгыз, дошманнарыгызны гафу итегез, әлбәттә, Аллаһы Тәгалә каршында сөйкемле бәндәләрдән булырсыз”, – ди. Кем дә булса берәүгә үпкәләп йөрсә – ул кешене кичереп, аның бәхиллеген алсын.

 

Хәтта безгә ниндидер начарлык эшләгән кешеләр турында да без яхшы сүзләр генә сөйләргә тиеш. Инде бу да көчебездән килмәсә, башкаларның начар гадәтен әйтми калу да яхшы булыр.

 

Хәрам ризыклардан, эчемлекләрдән тыелып, телләребезне гайбәттән саклап, күңелләребезгә пакь уйлар салып йөрсәк, бәлки, Аллаһның рәхмәте булып, күңел сафлыгына ирешербез. Истә тотыйк! Мөселманга гайбәт сөйләү дә, кешегә зыян кылу да хәрам санала.

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев