30 октябрьдән Татарстанда кафе һәм рестораннар төнлә эшли алмаячак
«Роспотребнадзор идарәсе төнге эшчәнлеккә бирелгән рөхсәт гамәлдә булмаячак», — диде Марина Патяшина.
Татарстанда кафе һәм рестораннар 30 октябрьдән төнлә эшли алмаячак, гәрчә моңа кадәр алдан рөхсәт бирелгән булса да.
Бу хакта Роспотребнадзор федераль хезмәтенең ТР буенча җитәкчесе Марина Патяшина «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә сөйләде.
Ул 30 октябрьдән җәмәгать туклануы биналарына төнлә эшләү тыелганын искәртте. «Роспотребнадзор идарәсе төнге эшчәнлеккә бирелгән рөхсәт гамәлдә булмаячак», — диде.
Моңа кадәр персонал 100 процент вакцинацияләнгән очракта, аларга төнге сәгать унбердән иртәнге алтыга кадәр эшчәнлеккә рөхсәт бирелә иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев