22 апрель баулылар күңелендә истәлекләр яңарта
22 апрель – ул революционер, юлбашчы Владимир Ильич Ленинның туган көне. Әлеге көн уңаеннан без истәлекләрне барларга уйладык. Календарьдәге 22 апрель көнне баулылар күңелендә нинди хатирәләр яңара.
– Кешелек дөньясының тарихы белән бәйле көн. Без өлкән буын кешеләр өчен бу көн һәрвакыт истә, онытылмый. Ул безнең күңелгә сеңеп калган, – ди Камил Шәмсуаров. – Элек бу көнне зур өмәләр белән, бөек юлбашчыны искә алу көне буларак үткәрә идек. Бу безнең тарихның бер өлеше.
– Элек 22 апрель көне мәктәпләрдә бик тантаналы үтә иде, – дип искә алды озак еллар татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән Римма Нәгыймова. – Пионерга алу, пионериянең символы – кызыл галстук тагу, тантаналы вәгъдә язып ятлау – болар барысы да онытылмас, матур хатирә булып калган. Минем уйлавымча, әлеге көн бик күпләрнең күңелендә шулай сакланадыр.
– Кызыл галстук тагу – үзе зур бәйрәм иде. Күңелле вакытлар, – дип сөйләде Гөлчирә Шаракова. – Барысын да бүгенге көндә сагынып сөйләргә генә калды инде: пионервожатыйлар, барабанда уйнарга өйрәнүләр, ялгыз калган әби-бабайларга тимурчылар булып барып шефлык итеп, ярдәм итүләр. Безнең мәктәп еллары күңелле үткән шул.
– Ленин туган көнне зур дулкынлану белән көтеп ала идек, – ди Газинур Латыпов. – Бу көнне дружина сборы – тантаналы линейка була иде. Отрядлар тантаналы төстә җыела иде. Отряд дигәнем, һәр класс – ул бер отряд. Рапорт биргәннән соң, байрак кертелә. Бүгенгедәй хәтердә укучыларның вәгъдә бирүләре. “Гадел булырга!”, “Өлкәннәргә ярдәм итәргә!”, “Тырышып укырга!”. Сыйныфлар үзара ярыша-ярыша укый идек, тырышып өлкәннәргә ярдәмгә бара идек. Һәр очрашу саен шул вакытларны сагынып искә алабыз.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев