Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

2025 елга мөселман бәйрәмнәре

2025 елга мөселман бәйрәмнәре нинди көннәргә туры килә

2 гыйнвардан 3есенә каршы төн – Рәгаиб кичәсе – Мөхәммәт пәйгамбәрнең әтисе Габдулла белән әнисе Әминәнең никахлашкан көннәре. Аллаһ ризалыгы өчен Коръән укырга, догалар кылырга, нәфел намазлар укырга киңәш ителә.

26 гыйнвардан 27сенә каршы төн – Мигъраҗ кичәсе – Мөхәммәт пәйгамбәрнең, Борак исемле атка атланып, 7 кат күккә ашып, Аллаһның катына күтәрелгән көне. 

13 февральдән 14енә каршы төн – Бәраәт кичәсе – Тәүбә һәм гөнаһлардан арыну кичәсе. Бу төнне Аллаһы Тәгалә кешеләрнең еллык язмышын билгели. Бәраәт – гөнаһлардан котылу, бәхет һәм иминлек, уңышлар һәм изгелекләр иңә торган кичә. 

1 мартта Рамазан ае башлана. Уразаның беренче көне. Ураза тоту – ашау-­эчүдән, тәмәке тартудан гына түгел, ә бөтен гөнаһлы гамәлләрдән тыелу. Рамазан аенда кешенең бөтен әгъзалары да ураза тотарга тиешле: теле дә, кулы да, күзе дә, аяклары да.

26 марттанн 27сенә каршы төн – Кадер кичәсе – Аллаһы Тәгалә Мөхәммәтне пәйгамбәр итеп сайлаган кичә. Бу кичәдә кылынган игелек мең ай эчендә эшләнгән игелекләргә караганда хәерлерәк. Кадер кичәсендә гөнаһлар гафу ителә, дога кылучыларның догалары кабул ителә. 

30 март – Ураза бәйрәме. Ул Рамазан ае тәмамлану хөрмәтенә билгеләп үтелә. Ураза гаетенә кадәр фитыр, фидия сәдакалары бирелә.

5 июнь – Гарәфә көне – Корбан бәйрәме алдыннан изге көн. Бу көнне хаҗ гамәле башкарыла.

6 июнь – Корбан бәйрәме. Ураза гаете тәмамланып, 70 көн узгач билгеләп үтелә.

5 июль – Гашура көне. Аллаһ ризалыгы өчен ураза тоту иң хәерле гамәл булып санала. 

3 сентябрь – Мәүлид Ән-Нәби – Мөхәммәт пәйгамбәрнең дөньяга килгән көне. Бәйрәм бер ай дәвам итә.
 

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев