2024 елда Мөселман бәйрәмнәре
Баулыларга мөселман бәйрәмнәре турында мәгълүмат.
11 гыйнвардан 12сенә каршы төн – Рәгаиб кичәсе – Мөхәммәт пәйгамбәрнең әтисе Габдулла белән әнисе Әминәнең никахлашкан көннәре. Аллаһ ризалыгы өчен Коръән укырга, догалар кылырга, нәфел намазлар укырга киңәш ителә.
6 февральдән 7есенә каршы төн – Мигъраҗ кичәсе – Мөхәммәт пәйгамбәрнең, Борак исемле атка атланып, 7 кат күккә ашып, Аллаһның катына күтәрелгән көне.
24 февральдән 25енә каршы төн – Бәраәт кичәсе – Тәүбә һәм гөнаһлардан арыну кичәсе. Бу төнне Аллаһы Тәгалә кешеләрнең еллык язмышын билгели. Бәраәт – гөнаһлардан котылу, бәхет һәм иминлек, уңышлар һәм изгелекләр иңә торган кичә.
11 мартта Рамазан ае башлана. Уразаның беренче көне. Ураза тоту – ашау-эчүдән, тәмәке тартудан гына түгел, ә бөтен гөнаһлы гамәлләрдән тыелу. Рамазан аенда кешенең бөтен әгъзалары да ураза тотарга тиешле: теле дә, кулы да, күзе дә, аяклары да.
5 апрельдән 6сына каршы төн – Кадер кичәсе – Аллаһы Тәгалә Мөхәммәтне пәйгамбәр итеп сайлаган кичә. Бу кичәдә кылынган игелек мең ай эчендә эшләнгән игелекләргә караганда хәерлерәк. Кадер кичәсендә гөнаһлар гафу ителә, дога кылучыларның догалары кабул ителә.
10 апрель – Ураза бәйрәме. Ул Рамазан ае тәмамлану хөрмәтенә билгеләп үтелә. Ураза гаетенә кадәр фитыр, фидия сәдакалары бирелә.
15 июнь – Гарәфә көне – Корбан бәйрәме алдыннан изге көн. Бу көнне хаҗ гамәле башкарыла.
16 июнь – Корбан бәйрәме. Ураза гаете тәмамланып, 70 көн узгач билгеләп үтелә.
16 июль – Гашура көне. Аллаһ ризалыгы өчен ураза тоту иң хәерле гамәл булып санала.
14 сентябрьдән 15енә каршы төн – Мәүлид Ән-Нәби – Мөхәммәт пәйгамбәрнең дөньяга килгән көне. Бәйрәм бер ай дәвам итә.
Фото: “Баулы-информ” архивы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев