10 ноябрьдә Казанга Мисырдан туристлар белән ике самолет кайтып төшәргә тиеш
10 ноябрьдә Казанга Мисырдан туристлар белән ике самолет кайтып төшәргә тиеш. Хургададан кузгалачак самолетны Казанда иртәнге сәгать 5тә, Шарм-Эль-Шейхтан очучысын төштән соң - 13:00 сәгатьтә көтәләр.
Әлеге рейстагы пассажирлар саны әлегә ачыклана, дип хәбәр итә ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы. 7-20 ноябрь көннәрендә Татарстанда Мисырдан 22 рейс көтәләр. Бүгенгә Мисырдан 1330 Татарстан кешесе исән-имин кайтып җитте инде. Тагын 2 меңнән артык кешенең Татарстанга кайтасы бар.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында Мисырдан Россия туристларын кайтартуга кагылышлы сораулар буенча бушлай «кайнар линия»телефоннары эшли: 8-800-100-40-61 (Россия буенча шалтыратулар өчен); +7-499-995-57-26 (башка илләрдән шалтырату өчен); 8-800-100-11-20 (Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел буе төбәк үзәге «ышаныч телефоны»); 8 (843) 292-64-09 (ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының «ышаныч телефоны»).
Чыганак: intertat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев