1 августтан янә пенсияләр арта
Бу арту барлык пенсионерларга да кагылмый. Кемнәргә кагыла соң?
Россия Пенсия Фонды хәбәр итүенчә, 1 августтан кайбер категория пенсионерларга түләүләр күләме артачак.
Мәсәлән, 1 августтан эшләүче пенсионерларга түләүләр иң күбе 314,07 сумга артачак, аларның ПФРдагы шәхси счетларында иминият взносларын күчерү хисабына өстәмә баллар формалаша.
7,3 миллион россияле артуга исәп тота ала, дип сөйләгән radiosputnik.ria.ru сайтына mk.ru РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты профессоры Александр Сафонов.
Моннан тыш, 1 августтан 80 яшькә җиткән яки беренче төркем инвалид булган гражданнарга иминият пенсиясе күләмен арттырачаклар.
Россия Пенсия фондында август аенда яңадан исәпләү социаль һәм дәүләт пенсияләрен алучылар өчен каралмаган, дип искәрткәннәр.
Алар өчен закон нигезендә түләүләрнең фиксацияләнгән суммалары билгеләнгән, һәм исәп-хисапның балл системасы биредә кулланылмый, дип өстәгәннәр РПФда.
Элегрәк хәбәр итүебезчә, РФ Президенты Владимир Путин хәрби пенсионерларга түләүләрне индексацияләү турындагы законга кул куйган.
Чыганак
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев