Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Замана кибете өеңә үзе килә

Интернет тормышның кайсы гына өлкәсенә керми калды икән? Әйтүе кыен. Ә менә сәүдә өлкәсендә ул торган саен ныграк тамыр җәя бара. Моны районыбыз мисалында да күреп була. Интернет-сәүдә бездә әлегә зур шәһәрләрдәге кебек популяр булмаса да, көннән-көн киңәя бара.

Интернет-сәүдәнең үсеш алуы социаль челтәрләрдәге махсус битләр һәм төркемнәр мисалында ачык күренә. Баулылылар арасында да шундый үз төркемнәрен булдыручылар бар.

- Без үзебез элек Казан, Бөгелмә, Октябрьский шәһәрләрендә оештырылган интернет-төркемнәрдә заказ ясый идек, ләкин аннан товарны алып кайтуы уңайсыз. Икебез дә декрет ялында булганга, без дус кызым белән шундый сатып алуларны оештырырга булдык. Берничә кешенең заказын берләштереп, бер зур заказ итеп, әйберләрне очсызрак бәягә (күпләп сатып алу бәясенә) алу өчен, аны товар белән тәэмин итүчегә җибәрәбез. Оештыру эшләре, кайтарту хакын чыгару өчен, зур булмаган процент өстибез. Үткән елның сентябрь аеннан безнең төркемгә 1300дән артык кеше керде. Күрше шәһәрләрдән дә клиентлар бар. Без товар белән тәэмин итүчеләрне интернетта табабыз, Россия, Кытай фирмалары белән эшлибез. Товарны безгә почта аша җиткерәләр яки транспорт компаниясе аны Бөгелмәгә китерә, ә аннан үзебез Баулыга алып кайтып, заказ бирүчеләргә таратабыз. Кибеттә ул товар ике-өч тапкыр кыйммәтрәк торырга мөмкин, - дип сөйләде безгә группаны оештыручыларның берсе.

Чыннан да, интернет-сәүдәнең төп уңай ягы...

Газетаның алдагы санын 12 апрельдә укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев