Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

ЗАГС органнарының еллыгы хөрмәтенә

Бүген Баулыда ЗАГС бүлегендә Ачык ишекләр көне узды.

Агымдагы елда ЗАГС органнары үзенең олы юбилеен - төзелүгә 95 ел тулу көнен билгеләп үтәләр. Шул уңайдан укучылар белән чаралар оештырыла. ЗАГС хезмәткәрләре беренче булып мавыктыргыч экскурсиягә Баулы аграр колледжының беренче курс укучыларын чакырдылар.

ЗАГС бүлеге начальнигы Сирена Мөрсәлимова гражданлык хәле актлары язулары хезмәте функцияләре турында сөйләде, экскурсиядә катнашучыларны эш кабинетлары, архив, никахлашу залы белән таныштырды. Сирена Тимерхановна билгеләп үткәнчә, бүген теләсә нинди кеше электрон хезмәтләрдән файдалана, мәсәлән никахны теркәү көнен броньлый ала. Экскурсия кызыклы булып чыкты, укучыларга кечкенә бүләкләр тапшырылды.

Айгөл Идиятуллина фотосы, "Хезмәткә дан".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X