Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үз җирең булу зыян итми

Безнең районда күп балалы 15 гаиләгә авылларда бушлай җир участоклары бүлеп бирелде.

Поповка авылында күп балалы гаиләләргә бушлай җир участоклары бүлеп бирү программасы буенча ике гаилә җир милекчеләре булырга тиеш. Шуларның берсе - Носковлар гаиләсе. Носковларның өченче - иң кече балаларына 7 ай. Алар әлегә милеккә хокук турында документларны кулларына алмаганнар. Участокларының кайда урнашканлыгын гына беләләр. Үзләренең әйтүләренә караганда, аларның сайлау мөмкинлеге булмаган. Гаиләнең үз йорты һәм йорт яны участогы бар, җиргә зур ихтыяҗ юк. Мира Носкова сүзләре буенча, җирнең киләчәктә балаларына кирәк булуы ихтимал. Анда йорт һәм бакча төзергә мөмкин, дип саный ул. Участок аларның йортыннан шактый еракта, авылның икенче башында урнашкан, анда нәрсә дә булса төзегәнче яисә үстергәнче, башта аны яхшылап карарга, эшкәртергә кирәк. Шулай да Носковлар канәгать.
Якын көннәрдә җир участоклары авыл җирлекләрендәге күп балалы гаиләләргә генә биреләчәк: Александровкада - 3 гаиләгә, Кызылъярда һәм Покровский Урыстамакта - 2шәр гаиләгә, Потап-Томбарлыда, Таллыкүлдә, Ташлыда - 1әр гаиләгә.
Шәһәр эчендә әлегә буш җирләр юк. Хәзерге вакытта, шәһәрдәге күп балалы гаиләләргә җир участоклары бүлеп бирү өчен, элекке төзелеш материаллары заводы районында җир асты коммуникацияләре сүтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев