Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Юл билгеләре законны бозып урнаштырылган

Шәһәр базары янындагы чикләүче юл билгеләре машина йөртүчеләрдә зур канәгатьсезлек уята.

Баулы шәһәре прокуратурасы үткәргән тикшерүләр Октябрь мәйданы буенча "Керү тыела", "Берьяклы хәрәкәтле юл", "Туры хәрәкәт", "Уңга борылу тыела" юл билгеләренең шәһәр башкарма җитәкчесенең телдән күрсәтмәсе нигезендә урнаштырылуын ачыклады.
Баулы шәһәр прокуроры ярдәмчесе И.Мортазин редакциягә түбәндәге аңлатманы бирде:
- Россия Федерациясе Дәүләт стандартының "Автомобиль юллары һәм урамнар. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү шартлары буенча рөхсәт ителүче эксплуатация торышына таләпләр" 4.1.1 пункты нигезендә, шәһәрнең һәм авыл торак пунктларының автомобиль юллары һәм урамнары 10807нче ГОСТ буенча эшләнгән һәм билгеләнгән тәртиптә расланган дислокациягә ярашлы рәвештә 23457нче ГОСТ буенча урнаштырылган юл билгеләре белән җиһазланган булырга тиеш. Ләкин тикшерү барышында "Баулы шәһәре" муниципаль берәмлегендә юл билгеләре һәм разметкалары дислокациясе схемасының булмавы ачыкланды. Югарыда күрсәтелгән юл билгеләрен әлеге урам буенча урнаштыру каралмаган.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча "Баулы шәһәре" муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе Г.Ибраһимовка карата Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турында кодексының 19.1 маддәсе буенча (үзбелдеклелек буенча эш итү турында) административ хокук бозу турында эш кузгатылды.
Әлеге карар хәзерге вакытта тикшерү стадиясендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев