Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ул дөньяны бөтен күңеле белән ишетә

Сентябрьнең соңгы якшәмбесендә традиция буенча Халыкара саңгыраулар көне билгеләп үтелә. Ул 1951 елда Берләшкән милләтләр оешмасы тарафыннан кертелгән. Безнең планетада һәр тугызынчы кеше ишетү сәләте бозылудан интегә.

Саңгырау кешеләрнең хокукларын чикләгән заманнар, бәхеткә, ерак тарихта калды. Замана хәзер андый кешеләрнең үз эчләренә бикләнеп түгел, ә тормыш агымында кайнап яшәргә тиешлеген күрсәтә.
Баулыда яшәүче Әхмәдиевләр гаиләсенә бәла көтмәгәндә килә. Өч улларының кечесе яшь ярымлык чакта бронхит белән авыргач, антибиотиклар белән дәвалыйлар, ләкин бу тискәре нәтиҗә бирә, бала кисәк кенә начар ишетә башлый. Бүген Раилгә 24 яшь, ул Казан архитектура-төзелеш академиясе студенты. Аның булачак белгечлеге - архитектор-дизайнчы. Ә моңа кадәр ул Яр Чаллы шәһәрендәге ишетү үзәгендә "4" һәм "5" билгеләренә урта мәктәпне, компьютер графикасы курсларын, сәнгать мәктәбен тәмамлый. Боларның барысына да ирешү өчен аның үзенә дә, бөтен гаиләсенә дә шактый ук катлаулы юл үтәргә туры килә. Аның әнисе Гөлчәчәк Кәлимулловна безгә болай дип сөйләде:
- Улыбызны Яр Чаллыга аңа 5 яшь чагында ук алып бара башладык. Моңа кадәр ул сәламәт балалар тәрбияләнүче балалар бакчасына йөрде, аны Мәскәүгә махсус үзәккә дә алып барган булды. Иремә рәхмәт инде, 15 ел дәвамында атна саен үз машинабызда теләсә нинди һава шартларында да Яр Чаллыга йөрде. Ял көннәренә өйгә алып кайтып, аннан соң кире илтә идек. Раил сөйләшергә өйрәнгәнче үк начар ишетә башлады, хәл шуның белән катлауланды. Безнең алда аның сөйләмен үстерү бурычы тора иде. Тәҗрибәле педагоглар белән бергә, уртак көч куеп, без моңа ирештек.
Ирем белән производствода эшләвебезне дәвам иттек, өлкән балаларны да аякка бастырасы бар иде. Мин безнең проблеманы аңлаган һәм ярдәмгә килгән кешеләргә аеруча зур рәхмәтемне белдерәм. Мин үзем пенсиягә чыкканга кадәр "Баулынефть" идарәсендә оператор булып эшләдем, коллегаларым мине алыштырып торырга һәрчак әзер булдылар. Предприятие ишетү аппараты сатып алуга акча бүлеп бирде. Күршеләр дә ярдәм итте. Яшермим, безнең яхшы нәтиҗәгә ирешүебезгә ышанмаган кешеләр дә булды. Андый баланы дәвалау, тормышта үз юлын табардай кеше итеп тәрбияләү зур матди чыгымнар, көч-тырышлык, аңа даими игътибар бирүне таләп итә. Мондый очракта өметне өзмичә яшәргә, түзем булырга кирәк. Әлбәттә, күп нәрсә ата-ананың максатчанлыгына, якыннарының ярдәменә бәйле. Раил үзе дә, күңел төшенкелегенә бирелмичә, һәрвакыт үз өстендә эшләргә
тырышты.
Агымдагы елда Раил Әхмәдиев "Селингер-2011" Бөтенроссия яшьләр инновацион форумында катнашты һәм университет кампусларын оештыру концепцияләре конкурсында 1нче урынга лаек булды. Ул чит илгә практикага барырга, анда үзенең дизайн фирмасын ачу турында хыяллана. Егетнең уй-хыяллары тормышка ашмыйча калмас, шәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев