Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тиз, уңайлы һәм... законсыз

Баулылылар ана капиталы алу өчен актив рәвештә документлар әзерлиләр.

Хәзер ана капиталы 387,6 мең сум тәшкил итә. Программа тормышка ашырыла башлаганнан бирле, Баулыда аны 1368 кеше алган, шуларның 922се - капиталны торак сатып алуга һәм төзүгә, 3се - белем алуга һәм 1се хезмәт пенсиясенең тупланма өлешен формалаштыруга тоткан.
Ана капиталын акчага әйләндерү законсыз эш. Ләкин кайбер акыллы башлар законны әйләнеп узуның яңа ысулларын уйлап табалар. Күчемсез милек агентлыклары да ана капиталын акчага әйләндереп бирергә тәкъдим итәләр. Әлеге эшнең законсызлыгын белсәләр дә, алар хәтта социаль челтәрләр аша да бу хезмәткә реклама ясыйлар. Республикада андый килешүләрне оештыручыларга карата берничә җинаять эше кузгатылган инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев