Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шәһәр белән бергә үсә

Баулы шәһәренең беренче гражданины. Бу мактаулы исем Наил Корбановны гомере буе озатып барачак.

1997 елның 19 сен-тябрендә, Баулы шәһәре үзенең туган көнен билгеләп үткән көннәрдә, шәһәрнең бала тудыру йортында бер нәни дөньяга килеп, әни-әтисенә олы шатлык бүләк итә.
Баланың әни-әтисе Зөлфия һәм Раушан Корбановлар беренче нәниләренә нинди исем кушарга икән дип аптырап тормыйлар. Хакимият башлыгы Н.Зарипов аларны шәхсән котлаганнан һәм бүләк тапшырганнан соң, алар сабыйга хакимият башлыгының исемен кушарга карар кылалар.
Наил - гарәп исеме. Ул "бүләк", "уңышка ирешүче" дигәнне аңлата. Исемнең беренче мәгънәсе тормышка ашты да инде - үзенең дөньяга килүе белән бала әнисенә һәм әтисенә, туганнарына бәхет һәм сөенеч китерде, шәһәрнең туган көненә бүләк ясады. Икенче мәгънәгә килгәндә, уңышка бер омтылуда ирешеп булмый, аңа адымлап якынаясың. 1 сентябрьдә 5нче мәктәпнең 9нчы сыйныфына барачак Наил андый беренче адымнарын ясый бара. Ул адымнар - аның мавыгулары. Улларында матурлыкны тоя белүне тәрбияләргә омтылып, әти-әнисе аны укырга кергәндә үк музыка мәктәбенә биргәннәр. Сигез ел баян сыйныфында уку бушка китмәгән, Наил бүген үзенең яраткан көйләрен уйнап, якыннарын сөендерә. Соңгы елларда ул шулай ук әнисе эшләгән боз сараенда хоккей белән дә яратып шөгыльләнә. Аның төп җанатарлары - гаиләсе. Наил спорт белән дус, ул сәламәтлек өчен файдалы, көчле һәм кыю булып үсәргә ярдәм итә дип саный егет. Өстәвенә ул яхшы футболчы, чаңгы дистанцияләрен дә җиңел уза. Егет төрле ярышларда туган мәктәбенең данын яклый. Аның призлы урыннар өчен алган берничә бүләге дә бар.
15 ел элек булган вакыйгаларны искә төшереп, Зөлфия Корбанова болай ди:
- Әлбәттә, безнең беренче балабызның Баулы шәһәре тарихына керүе - сөенечле хәл. Өстәвенә, ул вакытта без көтелмәгән бүләк тә алдык. Без яшь чак, үз торагыбыз юк иде, шәһәр хакимиятенең 5 миллион сум күләмендәге (шул еллар акчасы белән) бүләге ярдәмендә без торган фатирыбыз өчен бер елга алдан түләп куя алдык.
Соңрак "Нефтестрой" ЧҖҖда эшләүче гаилә башлыгына 27 микрорайонда фатир бирелә. Ә 10 ел элек, Баулы шәһәре өчен шулай ук юбилей елында, аларның тагын бер уллары - Рөстәм туа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев