Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сез изге Валентин көнен билгеләп үтәсезме?

Гашыйклар көне алдыннан без баулылыларга әнә шундый сорау белән мөрәҗәгать иттек.

Илдар Галәветдинов, 17 яшь:
- Минем белүемчә, борынгы заманнарда ниндидер бер илдә Валентин исемле кеше яшәгән. Ул гашыйкларны яшерен төстә никахлаштырган, моның өчен аны үлем җәзасына тартканнар... Йөрәк рәвешендәге открытка - "валентинка"ның Гашыйклар көне символы булуын беләм. Узган ел миңа, нигездә, дус һәм сыйныфташ кызларым әнә шундый открыткаларны бик күп бүләк иттеләр. Мин үз гомеремдә бары тик бер генә "валентинка" бүләк иттем - мәгънәсен күрмим, минем әле сөйгән кызым юк. Хәер, була калса, мин бу көнне бәйрәм итәр идем.
Мария Ганиева, 30 яшь:
- Гашыйклар көнен без ирем белән бәйрәм итмибез, ләкин бу көнне безнең гаиләдә бер-береңә символик бүләкләр - мәсәлән, сувенирлар бүләк итү гадәткә кергән. Балалар, әле бакчага гына йөрүләренә карамастан, "валентинка" сатып алуны сорыйлар. Үзләренең группаларында билгеләп үтәләр, күрәсең.
Зилә Госманова, 21 яшь:
- Моның католик бәйрәм икәнлеген беләм. Быел аны ялгызым гына билгеләп үтәчәкмен, чөнки минем егетем армиядә хезмәт итә. Бер елны бу көнне танышларымның берсе миңа ромашкалар бәйләме бүләк итте. Алар - минем иң яраткан чәчәкләрем. Ул мизгел гомерлеккә истә калды. Шул бәйрәм уңаеннан миңа автомобиль йөртүне дә ышанып тапшырдылар хәтта.
Олеся (24 яшь) һәм Фёдор (31 яшь) Титовлар:
- Бик матур бәйрәм, үз хисләреңне белдерү өчен тагын бер яхшы сәбәп, аны өйдә тыйнак кына билгеләп үтәбез, бер-беребезгә кечкенә генә бүләкләр әзерлибез.
Мария Ивановна, 70 яшь:
- Аның нинди көн икәнен дә белмим. Балаларым һәм оныкларым еракта яшиләр, югыйсә сөйләрләр иде. Хәер, ул миңа кирәкми дә, мин яңалыклар карыйм, дөньядагы хәлләрне, сәясәтне күзәтеп барам.
Артур Миңнуллин, 21 яшь:
- Изге Валентин көне - менә дигән бәйрәм. Кызганычка каршы, быел мин аны бәйрәм итмим, чөнки беркем белән дә очрашмыйм. Ләкин элекке елларда башкача иде. Бервакыт мин яраткан кызым өчен романтик кичке аш әзерләдем, сөйгәнем әлеге бүләктән бик канәгать калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев