Өлкәннәр йорты ябылды
Новозареченск бистәсендә, койка фондын кыскарту һәм тиешле шартлар булмау сәбәпле, өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты ябылды.
Июньдә интернат-йортта яшәүче 16 кеше Кырымсарайдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернатына күчерелде, ә андагы 11 кеше Чистай, Алабуга, Минзәлә һәм Спасс районнарындагы шундый ук йортларга урнаштырылды. Кырымсарай авылындагы интернат-йортта хәзерге вакытта 51 кеше яши.
Новозареченскидагы өлкәннәр йортын япканнан соң, ун кеше эшсез калган иде. Аларның барысы да диярлек эшкә урнашкан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев