Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үлемсез Кощей – террорчы?

Баулы укучылары "Балалар террорчылыкка каршы" чарасында катнаштылар.

21 сентябрьдә М.Җәлил исемендәге мәдәният йортында "Балалар террорчылыкка каршы" дип исемләнгән чара үткәрелде. 2нче мәктәпнең 1-4 сыйныф укучылары алып баручының террор һәм тынычлык турында сорауларына җаваплар бирделәр һәм хәтта, үз фикерләре буенча, террорчыларга охшаган мультипликацион персонажларны да атадылар. Иң популяр җаваплар - Үлемсез Кощей, бүре һәм киек казлар.
Әлеге чара барышында укучыларга террорчылык һәм аның нәтиҗәләре турында кыска метражлы мультипликацион фильмнар күрсәтелде.
Кечкенә тамашачылар алдында чыгыш ясаган Баулы район эчке эшләр бүлеге өлкән лейтенанты, балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор Л.Габдрәфыйкова куркыныч хәлләрдән котылу өчен үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлатты.
Мавыктыргыч чара террорчылык һәм тынычлык турында плакат ясау биреме белән тәмамланды, балалар аңа зур энтузиазм белән алындылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев