Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кызылъярда төннәр караңгы

Урамнарның яктыртылмавы - бүген Кызылъяр авылы халкын аеруча борчыган мәсьәләләрнең берсе.

Соңгы вакытта район газетасына "Вконтакте" социаль челтәре аша Кызылъяр авылында яшәүчеләрдән берничә мөрәҗәгать керде. "Кызылъяр авылы әкияттәге сыман: төнгә җир өстеннән бөтенләй югалып тора. Бу хәл күпме дәвам итәр, кайчан урамда утны кабызачаклар?" - дип яза безгә биредә яшәүчеләрнең берсе.
Беренче мәртәбә ут мәсьәләсе буенча газетага әле август аенда ук Халисә Әхмәрова язган иде. Урамда ут янмавы турындагы икенче хәбәр дә озакламады. Аларны алганнан соң, хәлгә ачыклык кертү максаты белән, Кызылъяр авылы җирлеге башлыгы Нәзирә Ярышевага шалтыраттык. Башлык белән, кызганычка каршы, сөйләшә алмадык, чөнки ул чираттагы ялда иде. Безгә авыл җирлеге Советы рәисе урынбасары Фәрит Фәтхетдиновка мөрәҗәгать итәргә киңәш бирделәр, әмма ул халыкның шикаятьләренә җавап бирүдән баш тартты. Авылдагы хәлне ул вакытта безгә башкарма комитет сәркатибе Наҗия Инсапова аңлаткан иде:
- Урамдагы утны бурычлар аркасында өзделәр, чөнки ул йөз мең сумнан артык иде, - диде ул.
Шушы көннәрдә Кызылъярда ут мәсьәләсе әле һаман хәл ителмәве турында хәбәр алдык.
- Урамда яктылык булмау - авылыбызның төп проблемаларының берсе, авыл советына мөрәҗәгать итүнең файдасы юк. Кызылъяр райондагы бердәнбер бурычлы авылмы әллә ул? Иң кечкенә авылларда да ут бар. Кызылъяр авылы җирлегенә керүче Уба һәм Иске Чүте урамнарында ут яна. Дөм караңгыда авылның ватылган юлларыннан йөрү куркынычсыз түгел, - дип сыкрана хәбәрнең авторы.
Бу юлы авыл җирлеге башлыгы Нәзирә Ярышеваның инде үзен ишетербез дип өметләнеп, авыл җирлеге башкарма комитетына шалтыраттык, әмма ул больничныйда булып чыкты. Баш бухгалтер Резеда Харисованың әйтүенә караганда, 2012 елга Уба, Яңа Чүте һәм
Кызылъяр авылларын яктыртуга җирлек бюджетына 387 мең сум акча салынган булган. Ел башында салымнар кермәве сәбәпле, җирлекнең исәпләү счётында акча булмаган һәм утка бурыч җыелган. Бүгенге көндә ут өчен булган бурычлар капланган, Уба белән Чүтедә ут яна. Кызылъярда исә, Энергосбыт утны кабызганчы, шәһәр оешмаларының берсеннән электриклар бригадасы килеп, үзәк подстанцияне тикшерергә тиеш. Эшне әлеге оешманың акча күчерү өчен кирәкле барлык документларны башкарма комитетка вакытында бирмәве тоткарлаган. Бу мәсьәләләр хәл ителүгә урамда утны кабызачаклар, дип аңлаттылар биредә.
Без шулай ук Энергосбыт белән дә элемтәгә кердек, анда Кызылъяр авылының электр энергиясе өчен бурычлары түләнгән булуын хәбәр иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев