Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кечкенә рәссамга дәрәҗәле бүләк тапшырылды

Баулы шәһәренең 5нче мәктәбе укучысы Карен Захарян Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көненә багышлап үткәрелгән "Минем әтием - полицейский" дип аталган республика рәсемнәр конкурсында җиңүче исемен яулады.

Полициянең участок вәкаләтлесе Георгий Захарянның улы Каренның әлеге конкурста беренче тапкыр гына катнашуы түгел, ә менә призлы урынны ул быел тәүге тапкыр яулаган. Карен кечкенәдән рәсем ясарга ярата, бу шөгылендә аңа апасы Жанна ярдәм итә. Каренның тагын бер мавыгуы бар - хоккей. Бу уен төре белән ул 4 яшеннән шөгыльләнә. Карен киләчәктә МВД хоккей клубында уйнау турында хыяллана. Аның рәсемендә әтисе полицейский формасында сурәтләнгән. Хәзер Каренның рәсеме ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының мә-дәни үзәгендә мактаулы урынны алып
торачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев