Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Көч-куәте ташып тора

Баулы ягы үзенең талантлары белән данлы. Алар арасында Алексеевка авылында туып-үскән педагог, спортчы Иван Стекольников та бар.

Спортка мәхәббәтне Иван Стекольниковта физкультура укытучысы булып эшләгән әтисе Георгий Васильевич уяткан. Авылда спорт залы булмаганлыктан, барлык күнегүләр дә саф һавада узган: иртән - зарядка, кышын - чаңгы, җәен - йөгерү. Стекольниковлар йортында герләргә дә һәрвакыт урын табылган.
Мәктәптә укытучылар җитмәгәнгә, әле яңа гына өлгергәнлек аттестаты алган Иван Георгиевичны башлангыч сыйныфлар һәм физкультура укытучысы булып эшләргә чакырганнар. Соңрак армиядә хезмәт иткән, Ульяновск педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлаган, Ульяновск өлкәсендә мәгариф бүлеге инспекторы булып эшләгән. Иван Стекольниковка еш кына җиңел атлетика, гер, чаңгы спорты буенча ярышларда хәрби часть, институт данын якларга туры килгән. Ләкин туган яклар үзенә тартканга, ул кабат туган авылы Алексеевкага әйләнеп кайткан. Башта укытучы булып эшләгән, аннан соң 11 ел дәвамында мәктәп коллективын җитәкләгән. Кайда гына яшәсә дә, нинди генә эш башкарса да спорт һәрчак аның тугры юлдашы булган.
Иван Георгиевичның спорт биографиясеннән берничә факт: 1990 елда ул гер буенча СССРның спорт остасы нормативын үти, шул ук елда Россия чемпионатының бронза призёры була, ә 1993 елда халыкара класслы спорт остасы нормативын яклый. Ә моннан 7 ел элек, 53 яшендә ул герне 180 тапкыр күтәргән! Иван Стекольников Харьков шәһәрендә узган дөнья чемпионатын әнә шундый олы казаныш белән тарихка кертә. 32 килограммлы герне ул уң һәм сул кулы белән 180 тапкыр күтәрә һәм дөнья чемпионатында көмеш медальгә лаек була.
- Спортка мине әтием җәлеп итте, ә мин, үз чиратымда, ике улымда кызыксыну уяттым. Гер спорты кешедә чыдамлылык һәм көч, сәламәтлек һәм рухи ныклык, шулай ук игелеклелек тәрбияли. Кеше көчле булса да, зур йөкләнешкә чыдарга сәләтле булмаска мөмкин. Ә бу бик мөһим. Шуңа күрә көч һәм чыдамлылык - икесе ике төрле сыйфатлар, - дип сөйли Иван Георгиевич. - Һәрбер спорт төрендәге кебек үк, монда да техника бик мөһим. Гер спорты белән бөтен кеше дә шөгыльләнә ала. Урын күп кирәкми, герләр сатып ал да - шөгыльлән. Алар гомерлек, балаларыңа да җитәчәк әле.
Узган җомгада Иван Стекольниковның юбилеена багышланган район ярышларында аның укучылары да катнашты. Алар, бәлки, киләчәктә районда әлеге спорт төрен үстерерләр, үз укучыларын тәрбияләрләр. Ә Россиядә көчле ирләрне һәрчак хөрмәт иткәннәр, алар яхшы хезмәткәрләр һәм ышанычлы ил сакчылары булганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев