Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кадрлар барысын да хәл итә

Баулы милициясенең тарихы узган гасырның 30нчы елларында башлангыч ала.

Ведомствоның хәзерге исеме - Россия Эчке эшләр министрлыгының Баулы районы буенча бүлеге. Бүлеккә 2007 елдан алып полиция подполковнигы Ленар Шәрипҗанов җитәкчелек итә.
Баулы милициясенең беренче начальнигы Мамаков була, аннан соң бүлеккә П.Иванов, Ф.Гайфуллин, Х.Галимов, П.Плотников, С.Самойлов, Н.Гавариев, Ә.Галиәкбәров, Р.Нуретдинов, Ф.Зыятдинов, И.Ногманов, Р.Шабаев, А.Сабынин, Ф.Абдуллин җитәкчелек итәләр.
1960 еллар уртасында район эчке эшләр бүлегендә 49 хезмәткәр эшләгән. Алар 60 меңнән артык кеше яшәгән Баулы һәм Ютазы районнарына хезмәт күрсәткәннәр. Баш бүлек Баулыда Куйбышев урамында урнашкан. Җигүле транспорт төп хәрәкәт итү чарасы булган. Ул чакларда милициянең 10 аты һәм бүлек начальнигына беркетелгән бер ГАЗ-21 автомашинасы була.
Личный состав аена ике-өч тапкыр Баулыга партия, комсомол җыелышларына, укыту занятиеләренә җыелган. Укулар кайчагында икешәр көнгә сузылган. Ул чакларда авыл участок инспекторлары һәм Урыссу эшчеләр бистәсендә яшәүче милиция хезмәткәрләре Баулыдагы коллегаларында кунарга калганнар, ә атлар РОВДның ат сараена урнаштырылган.
Милиция хезмәткәрләре вакыт белән исәпләшмичә эшләгәннәр. Алар паспорт өстәлләре начальниклары Г.Галләмов, Р.Шәрәфетдинова, янгынга каршы инспекцияләр җитәкчеләре С.Хәбипов, С.Гомәров белән берлектә торак пунктларда профилактик чаралар, халык белән очрашулар, әңгәмәләр һәм лекцияләр үткәргәннәр, ә соңрак үзешчән сәнгать концертларында чыгыш ясаганнар. Баулы милициясе хезмәткәрләре район һәм республика смотрларында еш кына призлы урыннар яулаганнар.
Милиция полициягә үзгәртеп корылды. Ләкин бүлекнең бурычлары шул ук калды. Аларны төгәл һәм грамоталы башкару турыдан-туры нинди кадрлар эшләвенә бәйләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев