Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җитмеш һөнәр иясе

Шалты авылында яшәүче хезмәт ветераны Рәфкать Шәфыйков 1 ноябрьдә үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Рәфкать Шәфыйковка әтисе фронтка киткәндә нибары 4 яшь була. 1941 елның декабрендә әтисенең хәбәрсез югалуы турында хат килә. Шуңа күрә Рәфкатькә кече яшьтән үк эшләп үсәргә туры килә. Әле буыннары да ныгып җитмәгән килеш ул Ленин исемендәге колхоз басуларында ат җигеп җир тырмалый, печән җыя. Шул вакытта колхозга кайткан "Сталинец-6" комбайнында ярдәмче булып та эшли.
Армия хезмәтен Рәфкать Шәфыйков авиация гаскәрләре сафында беренче класслы һава радисты сыйфатында үтә. Моның өчен ул 9 айлык элемтәчеләр курсын тәмамлый. Ә армия хезмәтен үтәп кайткач, Бөгелмәдәге 7нче һөнәри-техник училищеда укып киң профильле механизатор белгечлеген үзләштерә. Көч-гайрәте ташып торган, кулында дипломы да булган егеткә кайту белән комбайн штурвалын ышанып тапшыралар. Тракторга тагып йөрешле "Коммунар" һәм "Сталинец-6" тагылма комбайннарыннан башлап бүгенге көндә дә кулланылышта булган "Нива"га кадәр урып-җыю техникасының һәрбер камилләшкән моделендә эшләргә туры килә Рәфкать Габдрахмановичка. Ул һәрвакыт һөнәри осталыгын арттыру өстендә эшли. 1964 елда шофёрлыкка укый, аннары автобус йөртүче таныклыгы да алу өчен өстәмә әзерлек курсларын үтә.
Шулай ул озак еллар буена урак чорында комбайнда эшли, кырдан икмәк җыеп алынгач, автобус йөртә. Иртәнге сәгать өчтә савымчыларны җәйләүгә илтсә, көндез балаларны, колхоз эшчеләрен экскурсияләргә алып бара, кыскасы, вакыт белән исәпләшеп тормый.
Р.Шәфыйковта оештыру сәләте булуын күргән хуҗалык җитәкчелеге аны дуңгыз һәм сарык фермаларына мөдир итеп билгели. Бригада подрядлары оештырып, ярышып эшлиләр ул елларда ферма эшчәннәре. Терлекләрнең баш саны дуңгызчылыкта да, сарыкчылыкта да икеләтә арта. Рәфкать Габдрахманович ул еллардагы хезмәте өчен "Фидакарь хезмәт өчен" медаленә лаек була.
Үзен берничә чакырылыш авыл һәм район Советы депутаты итеп тә сайлыйлар. Заманында иптәшләр суды рәисе вазифаларын да башкара. Озак еллар буена, авыл хәбәрчесе буларак, район газетасы битләрендә Шалтыда булган барлык яңалыкларны яктыртып бара. Җор телле кеше буларак, күп кенә гаиләләрдә туй мәҗлесләрендә, туган көннәрдә тамада була.
Хезмәт ветераны лаеклы ялга чыккач та кул кушырып утырмый. Шактый еллар шәхси хуҗалыгында мал үрчетү белән шөгыльләнә. Умартачылык, балык тоту аның күңеленә шифа бирсә, урман-болыннардан җыйган төрле дару үләннәрен файдаланудан ул тән сихәтен дә ала.
Рәфкать Шәфыйков балта остасы да, балаларының һәм күп кенә авылдашларының йорт диварлары һәм тәрәзә йөзлекләре аның кулларының җылысын озак еллар сакларлар әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев