Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Интернет халыкка булыша

Республикада "Халык контроле" мәгълүмат системасы эшли башлаганнан бирле аңа безнең районнан ике кеше мөрәҗәгать иткән.

"Халык контроле" электрон системасына керү uslugi.tatar.ru/open-gov юлламасы нигезендә тормышка ашырыла. Безнең районнан статус буенча барлык мөрәҗәгать-ләр дә юллар торышына, (Лесхоз урамы, Һ.Такташ тыкрыгы, Пионер, Островский урамнары, Дан аллеясы тротуарлары) территорияләрне төзекләндерүгә (Куйбышев урамындагы 24, 26 йортлар ишегалдында яктылык булмау) һәм элемтә сыйфатына бүленә. Һәрбер хәбәрне, Баулыда "Болгар радиосы" тапшыруларының сыйфаты начар булуы турындагы шикаятьне исәпкә алмаганда, берничәшәр кеше хуплаган.
Һәрбер мөрәҗәгать буенча, аның тиешле министрлыкка җибәрелүе һәм Баулы муниципаль районы башкарма комитетында тикшерүдә булуы турында мәгълүматлар кертелгән. Ләкин берсендә дә "карар кабул ителде" дигән тамгалар юк, барлык хәбәрләр дә әлегә "эштә" дигән гриф астына куелганнар.
Пионер урамындагы юлларның торышы начар булуы турындагы хәбәр буенча безгә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Гамил Ибраһимов 9600 квадрат метр урамның реконструкцияләү планы эшләнүе турында хәбәр итте. Анда юл полотносын киңәйтү, автотранспорт тукталышын җиһазлау, бордюрларны алыштыру, асфальтлау, бина фасадларын ремонтлау күздә тотыла. Хәзер урамнарда чокырларны тигезләү, Энгельс урамы ягыннан карточкалы ремонт төгәлләнгән. Лесхоз урамы буенча ком катнаш чуерташ түшәлгән. Шәһәр башкарма комитеты "Халык контроле" системасына башкарылган эшләрнең нәтиҗәләрен кертү өчен фотоматериаллар тәкъдим итәргә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев