Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Интернет аша уңайлырак

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүне интернет аша кертү мөмкинлегеннән бүген баулылылар да файдалана.

Фатирга түләү өчен, озын чиратларда басып торырга күп кешенең теләге дә, вакыты да юк. Бүген исә түләүләрне өйдән чыкмыйча гына интернет ярдәмендә башкарырга була - тиз дә, күпкә җайлырак та. Район башкарма комитетыннан алынган мәгълүматларга караганда, бүген Баулы районында халыкның 52 проценты интернетка чыга ала. Узган елның ноябрендә, мәсәлән, 670 кеше коммуналь хезмәтләргә интернет аша түләгән. Бердәм исәпләү үзәге директоры Д.Фәйзуллин белдерүенчә, аның хезмәткәрләре халыкка торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне интернет аша башкаруның уңайлылыгын аңлата.
Бүген фатир, электр энергиясе, телефон, интернет, кабельле телевидение өчен электрон формада түләргә була. Интернет аша түләүне башкару өчен кулыгызда берәр банкның пластик картасы булырга тиеш. Район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары И.Сәйфиев әйтүенчә, "Ак-Барс" банкы карталары белән түләгәндә комиссия алынмый. Калган очракта исә, карта төренә карап, 1,7 проценттан башлап комиссия алына.
Коммуналь түләүләрне www.uslugi.tatar.ru ТР дәүләт хезмәтләре сайтында башкарырга мөмкин. Шулай ук Баулы бердәм исәпләү үзәге сайты (http://ersbavly.ru) аша да түләргә мөмкин. Әлеге сайтның сул як баганасында "Опата за ЖКУ через интернет по банковской карте" дигән юлны табыгыз. Аннары квитанциядә күрсәтелгән ун билгедән торган лицевой номерны һәм түли торган сумманы җыярга кирәк. Шуннан соң түләүчегә үзе турындагы мәгълүматны тутырырга, кайсы банк картасы белән түләүне башкаруын күрсәтәргә кирәк булачак. Әлеге операцияләрдән соң түләүне раслау сорала. Аннан соң банк картагызның мәгълүматларын кертергә һәм түләүне башкарырга кирәк. Шуннан соң экранга түләү турындагы язу чыгуын көтәсе кала. Квитанцияне электрон рәвештә саклау, ә принтер булганда бастырып чыгару мөһим, чөнки ул сезнең түләү турындагы документыгыз. Коммуналь хезмәтләр өчен әлеге ысул белән түләнгән акча якынча өч-дүрт көндә барып җитәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев