Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Фатир бәяләре нәрсәгә бәйле?

"Шәһәр никадәр кечкенәрәк булса - фатир бәяләре дә шулкадәр түбәнрәк", - диләр күчемсез милек белән эш итүче белгечләр. Без алардан Баулы торак базарындагы үсеш юнәлешләре турында кызыксындык.

Минем бер танышым 90нчы еллар уртасында Ульяновск шәһәрендәге ике бүлмәле фатирын Баулыдагы шундый ук фатирга алыштырды, ә икенче бер гаилә, шулай ук фатир алмашып, хәзер Казаннан "ике адым" ераклыкта гомер кичерә. Бүгенге көндә моны эшләү мөмкин түгел инде. Зур шәһәргә күчәргә хыялланучы кеше, мәсәлән, Баулыдагы бер бүлмәле фатирын сатып, Казанда, Әлмәттә яисә Яр Чаллыда ул акчага кладовка гына сатып алырга мөмкин.
Риэлторларның мәгълүматлары буенча, хәзер "хрущёвкалардагы" бер бүлмәле фатир уртача 600-750 мең сум, ике бүлмәле - 750-900 мең сум, өч бүлмәле фатир 1 миллионнан 1,5 миллион сумга кадәр тора. Әлеге бәяләрнең тирбәлүе, әлбәттә, аңлашыла. Моңа фатирларның гомуми торышы, ремонтның сыйфаты, пластик тәрәзәләр, заманча ишекләр булу-булмавы, кайсы районда, кайсы катта урнашуы да, шулай ук башка факторлар да йогынты ясый.
Күчемсез милек белгечләре исәпләвенчә, Баулыда торакка бәяләрнең төшүе көтелми. Киресенчә, җәен аларның күтәрелүе дә мөмкин. Моңа Себердә эшләүче якташларның кайтуы да сәбәпче булуы ихтимал, чөнки алар, пенсиягә чыккач туган якка кайтып төпләнү өчен, алдан ук фатирлар сатып алу хәстәрен күрә башлыйлар.
Соңгы вакытларда ремонт ясалмаган фатирлар бәяләре дә бераз артты. Кешеләр андый фатирларны үзгәртеп кору, мәсәлән, туалетны ванна белән берләштерү, кухняны башка бүлмә исәбенә зурайту максатыннан сатып алалар. Моннан тыш, беренче каттагы фатирларны, нинди хәлдә булуларына да карамастан, эшмәкәрләр офислар, кибетләр, көнкүреш хезмәте күрсәтү предприятиеләре, стоматология клиникалары һәм аптекалар оештыру өчен сатып алалар. Шулай итеп, тәкъдим ихтыяҗга бәйле.
Кешеләр ешрак бер яисә ике бүлмәле фатирлар эзлиләр. Сатып алучылар арасында өлкән яшьтәге кешеләр дә очрый. Мәсәлән, шәһәребездә яшәүче 72 яшьлек Рәйсә ханым күптән түгел үзенең 27нче микрорайондагы өч бүлмәле фатирын автовокзал районындагы бер бүлмәлегә алыштырган. Торакны алыштыруның сәбәбен ул торак-коммуналь хезмәтләргә тарифларның үсүе белән бәйләп аңлата.
- Мин - ялгыз пенсионер, кышкы чорда өч бүлмәле фатир өчен 6-7 мең сум акча чыгарып салу хәлемнән килми. Менә шуңа күрә фатирымны алыштырырга туры килде, 300 мең сум аерманы кызыма бирдем, ул башка шәһәрдә яши, бирегә кайтырга җыенмый, - дип сөйли Рәйсә апа.
Бездә шәһәр үзәге, 27нче микрорайондагы берничә йорт популяр районнар санала, шәһәрнең "заправка" дип аталучы өлеше халыкны ул кадәр җәлеп итми. Анда торак арзанрак, ләкин ул районга да күченеп килергә теләүчеләр бар, чөнки янәшәдә эш тапканнар, әти-әниләре дә шул тирәдә яши, бакча участоклары да, гаражлары да ерак түгел. Һәр фатирга сатып алучы табыла, диләр риэлторлар.
Баулыдагы торак базарында шактый ук кыйммәтле фатирлар да барлыкка килде. Алар, нигездә, зур мәйданлы һәм заманча планировкалы. Алар да, иртәме-соңмы, үз сатып алучыларын табалар. Бу исә халыкның тормыш дәрәҗәсенең үсүен генә түгел, ә кешеләрнең психологиясе дә үзгәрүен күрсәтә. Мөмкинлеге булган кешенең уңайлы шартларда яшисе килә.
Ләкин күпләр өчен фатир алу проблема булып кала, чөнки бәяләр, әкренләп булса да, үсүләрен дәвам итәләр.
- Күпчелек гражданнар торакны бары тик ипотека ярдәмендә генә сатып ала алалар, - диләр риэлторлар. - Шуңа күрә фатирга ихтыяҗ әлеге кредит төренең процент ставкалары һәм башлангыч кертемнең күләменә бәйләнгән. Хәзер банклар отышлырак шартлы ипотека кредиты тәкъдим итәләр, һәм бу да бәяләрнең беркадәр үсүенә китерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев