Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Энтузиастлар кирәк

Лениногорск шәһәрендә "Хакимият, массакүләм мәгълүмат чаралары, гражданлык җәмгыяте институтлары: наркоманияне һәм токсикоманияне булдырмау максатларындагы хезмәттәшлек тәҗрибәсе һәм проблемалары" дип исемләнгән семинар-киңәшмә үткәрелде.

Семинарны матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча "Татмедиа" республика агентлыгы һәм РФ наркотиклар әйләнешенә контроль Федераль хезмәтенең (ФСКН) ТР буенча идарәсе оештырды. Семинарда Баулы районыннан район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ринат Хәмидуллин, "Хезмәткә дан" газетасының баш мөхәррире Азат Зиннуров, яшьләр эшләре буенча бүлек начальнигы Айдар Хәлиуллин һәм башкалар катнаштылар.

Семинар алдыннан "Без сәламәт тормыш рәвеше яклы" дигән күргәзмә оештырылды һәм ФСКН идарәсенең наркотикларга каршы көрәш нәтиҗәләре турында фильмы күрсәтелде.

Идарәнең Бөгелмә районара бүлеге начальнигы Александр Савенко республиканың көньяк-көнчыгыш өлешендәге наркотиклар белән бәйле хәл, Лениногорск шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Нәфис Ибраев - наркотикларга каршы "Мөстәкыйль балалар" («Sаmоsтоятельные дети») проекты, Бөгелмә мәчетенең имам-хатибы Рөстәм хәзрәт - рухи-әхлакый тәрбия ярдәмендә укучы яшьләрнең наркотиклар куллануын булдырмау тәҗрибәсе, Азнакай муниципаль районы иҗтимагый советы рәисе Лилия Әхмәтшина - наркотикларга каршы комиссиянең җәмәгать оешмалары белән үзара эш итүе, Баулы күп профильле "Яшьләр дөньясы" яшьләр үзәге белгече Радэль Галимуллин - Баулы муниципаль районы яшьләр оешмаларының сәламәт тормыш рәвешен пропагандалауда массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек итүе тәҗрибәсе, "Татмедиа" ААҖ генераль директоры советнигы Владимир Шевчук массакүләм мәгълүмат чараларында наркотикларга каршы пропаганда алып баруның үзенчәлеге турында сөйләделәр.

"Түбән Кама оптималисты" аек һәм сәламәт тормыш рәвеше җәмәгать оешмасы һәм "Аместист" наркотикларга каршы яшүсмерләр клубы җитәкчесе Сергей Коноваловның чыгышы кызыклы булды. Аның фикердәшләренең төп бурычларының берсе - җәмгыятьне алкогольдән, тәмәкедән һәм башка наркотиклардан азат итү. "Түбән Кама оптималисты" клубының эше турында хисап ТР Иҗтимагый палатасы сайтының "ТРның коммерция белән бәйле булмаган оешмалары каталогы" бүлегенә кертелгән.

Һәрбер районның наркотикларга һәм эчүчелеккә каршы көрәшү тәҗрибәсе бар. Баулылылар "Вектор" яшьләр телестудиясе эшчәнлеге турында сөйләделәр.

Азнакай шәһәрендә 1997 елдан бирле "Позитив" клубы эшләп килә, анда гаиләдә җәберләүдән яисә ирләре һәм балаларының эчүеннән, наркотиклар куллануыннан интегүче хатын-кызлар ярдәм сорап киләләр. Чынлап та, мондый хәлдә кая барасың?

Лениногорскида "Мөстәкыйль балалар" проекты тормышка ашырыла. Яшүсмерләр наркотиклардан, спиртлы эчемлекләрдән, тәмәкедән, сүгенүдән ирекле баш тарту турында килешүгә кул куялар. Алар килешүнең үтәлеше өчен җаваплылык тоялар. Балалар өчен төрле чаралар уздырыла, моңа күп кенә ял оешмалары һәм кибетләр ярдәм күрсәтәләр.

Бер сүз белән әйткәндә, уңай тәҗрибә шактый. Хәзер иң мөһиме - активистларны оештырырга һәм җәмәгать инициативасын җитәкләргә әзер торучы энтузиастларны табу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев