Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бу очрашулар бик кирәк

Балалар китапханәсе хезмәткәрләре ел саен инвалид балалар өчен Яңа ел бәйрәме оештыралар.

Бу юлы китапханәчеләр 15 баланы кунакка чакырганнар иде. Күбесе өйләрендә белем алганга, аларның башка балалар белән бергәләп күңелле итеп бәйрәмне каршылау, аралашу мөмкинлекләре бик сирәк туа. Балалар китапханәсе залы төрле төсле шарлар, яңа ел иллюминациясе белән бизәлгән иде, аларны бер эшмәкәр ханым алып биргән. Бәйрәмне оештыруда М.Җәлил исемендәге мәдәният йорты артистлары, сәнгать мәктәбе укучылары һәм "Погудим" балалар бәйрәм студиясе дә зур ярдәм күрсәткән. Алар балаларны тылсымчылар иленә алып киттеләр. Барысына да төрле төсле париклар кидереп, битләрен аквагрим белән бизәп, балалар белән бергәләп дөнья буйлап сәяхәткә киттеләр. Фокуслар, хәрәкәтле уеннар, биюләр, табышмаклар чишү, җырлар бәйрәмне тагын да ямьлерәк итте. Ә Кыш бабай һәм Кар кызы барлык балаларга да татлы бүләкләр тараттылар. Аларны кибетләрнең берсе бүлеп биргән.
- Мондый очрашулар балаларыбызга бик кирәк, алар сөенәләр, күңел ачалар. Без дә аларның бәхетле булуларын күреп шатланабыз, - дип үз тәэсирләре белән уртаклашты унбер яшьлек Эвелинаның әнисе Альбина Рыжкова.
Бәйрәм ахырында балалар кеше биеклегендәге курчаклар белән фотосурәткә төштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев