Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бер-берсен алыштырмыйлар, ә тулыландыралар

Социаль челтәрдә безнең газетаның баш мөхәррире һәм бер катнашучы арасында кызыклы әңгәмә килеп чыкты.

Asandra
Редакциягә мәдәният кызык түгелме? Нигә якташыбыз, Россиянең һәм Татарстанның атказанган рәссамы Александр Васильевич Черныйның шәхси күргәзмәсе турында бернәрсә дә әйтмәдегез? Минем белүемчә, күргәзмә бүген, 15 июньдә, ачылырга тиеш иде.
Азат
Ә нигә мондый тонда? Черныйның "атказанлыгына" килгәндә, сез ялгышасыз, ахры. Хәтта аның шәхси сайтында да исем турында бернәрсә дә язылмаган. "Якташ" дию дә икеле. Шулай да кызыксынырбыз, әлбәттә. Безнең өчен һәр яңалык кызык. Рәхмәт.
Asandra
Хәерле көн. Тон гадәти, иронияле. Атказанган дип мин, әлбәттә, ялгышам. Белүемчә Черный РФ һәм ТР Рәссамнар Берлеге әгъзасы. Мин "Одноклассники"да үз төркемемне булдырдым. Башка төбәкләрдә һәм чит илләрдә яшәүче якташларга Баулыдагы вакыйгаларны җиткерү өчен, сезнең сайтка еш мөрәҗәгать итәм. Шунысы кызганыч, лаеклы вакыйгалар аз. Аеруча баулылыларның мәдәни тормышы турында аз языла. Безнең якташ-пенсионерларыбызның Казанга спартакиадага баруларын да үзебезнең төркемдә катнашучылар аша гына белдек. Театр тормышы турында да үз төркемебездә катнашучы аша гына беләбез. Ә өлкән буын турында бөтенләй бернәрсә дә юк... Танылган табиблар - Гыйниятуллинар Казанда яши. Ә бит алар да инде лаеклы яшьтә... Безнең 3нче мәктәп директоры Козлов үлде, ә сездә аның турында бер сүз дә язылмады... Хәзер җәйге яллар чоры. Күп кенә якташлар өйләренә, әти-әниләре янына яисә аларның каберләрен күрергә кайта. Талантлы якташлар белән очрашып, үз укучыларыгызны аларның тормышы һәм иҗаты белән таныштырсагыз әйбәт булыр иде.
Азат
Ветераннарның спартакиадасы турында без газетада язып чыктык. Баулы татар халык театрының һәрбер премьерасын яктыртып барабыз. Өлкән яшьтәге кешеләр турында да мәкаләләр даими басылып тора. Гыйниятуллиннар турында да язма урнаштырылды. Үлеменнән соң - Козлов турында да.
Газета сайтында һәм социаль челтәрләрдә, әлбәттә, безнең газетаның барлык мәкаләләре дә чыгарылмый, без бит мәгълүмат агентлыгы да, электрон СМИ да түгел. Әлеге барлык ысуллар бары тик газетаны алга җибәрү өчен генә файдаланыла. Без контентны урлау фактлары белән очраштык һәм хәтта сайтларны яңартуны беркадәр вакытка туктатып торырга мәҗбүр булдык. Безнең сайтлардан материалларны күчереп бастыру бары тик редакциянең язма рөхсәте белән генә башкарыла. Безнең өчен иң мөһиме - газетага язылуны тәэмин итү. Хәер, интернетта Баулы мәгълүматларына ихтыяҗ булуы күренеп тора. Газетаның электрон версиясенә түләүле абунә җайга салынгач, мөгаен, Баулы районыннан читтә яшәүче якташларыбыз барлык язмалар белән дә таныша алыр. Әлегә исә булганнар белән канәгатьләнергә туры килә.
* * *
Әлеге әңгәмәдән шундый нәти-җә ясарга мөмкин: газетаның электрон версиясе кәгазь газетаны алыштырырга тиеш түгел. Алар бер-берсен тулыландыралар. Безнең оппонентыбыз санап үткән барлык темалар да газетада яктыртылган ләбаса. Шуңа күрә газетага язылу һәм тулы мәгълүмат алу отышлы. Сайттагы мәгълүматлар белән танышу гына аз. Аның каравы хәзер интренетта төсле рәсемнәрне (газета аклы-каралы) "эләргә" мөмкин. Социаль челтәрдә оператив төстә үз комментарийларыңны, тәкъдимнәреңне, шикаять-ләреңне калдырырга була. Әлеге каршы элемтә каналы безнең өчен бик мөһим. Ләкин, шулай да, безнең мәкаләләр белән интернетта гына танышу белән чикләнүчеләр тулы мәгълүматны ала алмыйлар. Шуңа күрә барлык очракта да, газетага язылучы ота.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев