Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулыда яңа елның беренче туй тантанасы булды

Бүген ЗАГС бүлегендә никах теркәлү турындагы 1нче санлы таныклыкны баулылы Вячеслав Егоров һәм себер кызы Эльза Фәттахова алды.

Алар икесе дә Когалым шәһәрендә эшлиләр, шунда танышканнар һәм шунда ук яшәячәкләр дә. Яңа туган Егоровлар гаиләсен котларга, зур чәчәк бәйләмнәре күтәреп, яшьләрнең якыннары һәм туганнары килгән иде.

Баулының ЗАГС бүлеге никахтан тыш озак еллар бергә яшәүче парларның уртак тормыш юбилейларын теркәү тантаналарын да терки. Шулай, 2012 елда ЗАГСта 21 алтын һәм 6 бриллиант туй билгеләп үтелгән. 2013 елда бергә яшәүләренең 50, 55 һәм 60 еллык юбилейларын билгеләп үтүче парлар бу турыда 5-43-46 телефоны аша ЗАГС бүлегенә хәбәр итә алалар.

Лениза Гәрәева фотосурәте, "ХД".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев