Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы районы “Татарча диктант” акциясенә кушылачак

10-12 сентябрьдә бөтен дөнья буйлап “Татарча диктант” дип исемләнгән белем бирү акциясе узачак.

Татарстанда һәм Башкортстанда акция 10 сентябрьдә, Россия төбәкләрендә – 11 сентябрьдә, чит илләрдә – 12 сентябрьдә узачак.

"Татарча диктант"та теләге булган һәркем катнаша ала. Мәктәп укучылары өчен акция район мәктәпләрендә узачак, шәһәр халкы ике мәйданчыкта - үзәк китапханәдә (Гоголь ур., 21) һәм шәһәр китапханәсе – 1нче филиалда (Чапаев ур., 2А йорт) катнаша алачак. Акция башлану вакыты – 11.00. Акциягә авыл халкы да кушыла ала, анда чара җирле мәктәпләрдә узачак.

Диктантны өйдә дә язарга була. Диктант онлайн режимда, ТНВ–Татарстан яки ТНВ–Планета каналлары аша укылачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев