Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балалар әкияттә кунакта булдылар

Яңа ел каникулларында М.Җәлил исемендәге мәдәният йортында матур традиция буенча инвалид-балалар, ятим балалар, опекунлыкка һәм тәрбиягә алынган балалар өчен хәйрия чыршысы үткәрелде.

Баулы районында бүгенге көндә 124 әнә шундый бала бар. Физик мөмкинлекләре чикләнгән, әти-әнисез калган, опекунлыкка һәм тәрбиягә алынган балалар, әлбәттә, игътибарга, кайгыртуга һәм яратуга аеруча мохтаҗ. Шуңа да оештыручылар хәйрия чыршысы балаларга күңел күтәренкелеге, өмет һәм ышаныч алып килсен дип тырыштылар.
Балалар башта, кызыксынып, сәхнәләштерелгән тамаша (режиссеры З.Җәлилова) карадылар. Яңа ел алдыннан гына була торган гаҗәеп могҗизаларга, искитмәле вакыйгаларга, тылсымнарга бай мавыктыргыч бер күренеш булды ул. Кыш бабай, Кар кызы, Убырлы Карчык, Шапокляк рольләрен зур осталык белән Илфат Галимҗанов, Илмира Гыйззәтуллина, Елена Иргалиева, Римма Хөсәенова башкардылар. Әкиятне куюда катнашкан укучылар Әдилә Әхмәтова, Рәмилә Гарипова, Руслан Шилов та үзләренең актерлык сәләтләрен күрсәттеләр. Артистлар игелек явызлыкны җиңгән тылсымлы әкият балалар күңеленә кереп калырлык итеп уйнадылар.
Бу хакта үз котлавында муниципаль район башлыгы Альберт Хәбибуллин да әйтте. Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре белән тәбрикләп, ул балаларга иминлек, хыялларының тормышка ашуын, янәшәдә һәрчак мәрхәмәтле, ышанычлы кешеләр булуын теләде.
Әкият тамашасыннан соң балалар чыршы тирәсендә әйлән-бәйлән уйнадылар, шигырьләр сөйләделәр, җырладылар. Бәйрәм кичәсе ахырында аларга район башлыгы бүләкләре тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев