Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авылда яшәүчеләр җирне шәһәрлеләрдән иртәрәк алачак

Май ае башыннан Баулы районы авыл җирлекләрендә күп балалы гаиләләр өчен җир межалау бара.

Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы мәгълүматы буенча, күп балалы гаиләләр өчен җир межалау эше унөч авыл җирлегенең тугызында өлешчә башкарылган. 24 майга булган мәгълүмат буенча, Александровка авыл җирлегендә җиде участок межаланган, Новозареченскида - биш, Поповка һәм Салихта - дүртәр, Покровский-Урыстамак, Томбарлы, Удмурт-Ташлы җирлекләрендә - икешәр, Потап-Томбарлыда - берәр генә участок. Әлеге участоклар инде исәпкә куелган.

Дүшәмбегә булган мәгълүмат буенча, Кырымсарай (башлыгы Елена Зелепугина), Татар Кандызы (башлыгы Мәхмүт Насыйбуллин), Исергәп (башлыгы Айдар Әһлиуллин) һәм Шалты (башлыгы Зайрулла Фәткуллин) авыл җирлекләрендә бер генә участок та межаланмаган. Дөрес, җитәкчелек әйтүенчә, Шалты авыл җирлегендә яшәүче 6 күп балалы гаиләнең берсе дә авылда җир алырга теләк белдермәгән. Исергәп авыл җирлегендә 14 участок межалау стадиясендә.

Район авыл җирлекләрендәге күп балалы гаиләләрнең һәр өченчесе җир алу өчен гариза биргән: булган 164 гаиләнең 54е.

Баулы шәһәрендә участок алу өчен гаризаны 102 гаиләнең 82се биргән, ләкин әлегә аларга бирергә җир юк, межалау эше дә алып барылмый.

Авыл җирлекләре һәм шәһәр башкарма комитетларына күп балалы гаиләләрне бушлай җир участоклары белән тәэмин итү буенча дәүләт программасын тормышка ашыру буенча зур җаваплылык йөкләнгән. Россия президенты указын үтәмәүгә, җир участокларын межалау һәм кадастр исәбенә куюны сузуга юл куярга ярамый. Бу мәсьәләне Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов шәхси контролендә тота бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев